Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өстәл әзерләүгә акча жәлләмибез яки йолдызлар Яңа ел табынына күпме акча түгәргә җыена?!

Яңа елга кадәр нибары 10 көн калды

Яңа елга кадәр нибары 10 көн калды. Шул уңайдан, без татар эстрадасы йолдызлары белән аралашып, дуңгыз елын кайда каршы алачагын, өстәл әзерләүгә ничә сум акча чыгарырга әзер икәнлеген белештек. Артистларның планнары да, туздырырга уйлап торган акча суммалары да төрле булып чыкты.

Ризат Рамазанов (җырчы): Быел Яңа елны Башкортстанда, Зинираның туган ягында каршыларга җыенабыз. Бәясенә килгәндә, бер дә әйтә алмыйм. Анда авылда бәрәңге бар, ит бар, русча әйтмешли, минимальный расход булачак. Рәмилә Хәйретдинова (җырчы): Яңа ел алдыннан корпоратив кичәләрен алып барып, чыгыш ясап, эшне бетереп куябыз. Ә Яңа ел көнендә беркайчан да эшләгәнебез юк, чөнки барлык акчаны эшләп бетереп булмый, ә Яңа ел – ул гаилә бәйрәме! Шуңа күрә, Яңа елны барлык туганнарыбыз белән җыелышып, бергәләп үткәрәбез! Быел апаларда каршылыйбыз, шуңа күрә өстәл табынын үзебезгә әзерләргә кирәк булмаячак. Рәзил Камалов (баянчы): Өйдә каршылыйбыз, дигән уйлар бар миндә, әмма Рәфинә нәрсә уйлыйдыр, ул турыда әле сөйләшмәдек. Бу көннәрдә эштән соң, өйдә төнлә белән генә очрашабыз. Өстәл бюджетын уйлаган да юк. Нәрсә кирәк, барысын да чама китереп алабыз. Иң мөһиме, улыбыз Сөләйманга яраткан тәм-томнары булсын. Илсур Шәрипҗанов (җырчы): Яңа елны бәби табу йортында каршы алырга мөмкинбез. Анда булмаса, Казанда өйдә гаилә белән каршылыйбыз. Яңа ел өстәленә 5 мең тирәсе акча китер дип торабыз. Элмира Гыйльфанова (җырчы): Быелгы Яңа елны эштә каршылыйбыз, җырлыйбыз, биибез. Аннан соң 1-2 көн ял итәрбез, дип торабыз. Өстәл әзерләүгә, ашарга беркайчан акча җәлләмибез һәм күпме киткәнен дә санамыйбыз. Иң мөһиме, өстәлләр мул булсын, бәйрәм кунакларыбызга ошасын. 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/ostl-zerlg-akcha-zhllmibez-yaki-yoldyzlar-yaa-el-tabynyna-kpme-akcha-tgrg-yena

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм табыны