Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Оятсызлык түгелме бу?

Билгеле җырчы Жанна Фриске рак белән чирләгәч, туганнары һәм дуслары аны дәвалау өчен акча җыю турында игълан иткән иде.

Һәм “Русфонд” хәйрия фондына барлыгы миллионнарча сум акча җыелды. Кызгынычка каршы, җырчы моннан өч ел элек вафат булды...

Аннары җыелган акчаның бер өлеше генә тотынылганлыгы турында билгеле булды. Калган акчаны аның әти-әнисе кайтарырга тиеш иде. Ләкин алар кайтармады. Инде судка биреп тә карадылар, Фрискеның яңа йортына арест та салдылар, ләкин үзгәреш булмады.

Һәм менә “Русфонд” әлеге гаилә кайтарырга тиеш булган 21 миллион сумны өч тапкыр киметүе турында белдергән. Хәзер Фрискеның гаиләсе 7 миллион сум гына кайтарырга тиеш, калганын фонд үз исәбенә яба, башкача әйтсәк, сызып ташлый.

Бу карар күпләрдә канәгатьсезлек тудырды. Моны ике сүз белән “урлашу” һәм “оятсызлык” дип атадылар. Хәер, аларның бу акчаны кайтаруы да бик шикле әле, дип яза Кызыл Таң

 

Фото: Вконтакте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе