Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өйдә пластик чүмечләр тотмагыз!

Аш-су бүлмәсендәге пластик чүмеч-кашыклар нинди генә сыйфатлы һәм нык тоелмасын, алар белән сак булырга кирәк, дип кисәтә галимнәр.

Чөнки пластикның җылынуы сезнең тәлинкәдә агулы матдәләр барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.

Эш шунда: пластик әйберләрнең күбесенең составында олигомер бар. Алар 70 градустан да югарырак җылынганда, ризыкка бүленеп чыга. Кечкенә дозада олигомер куркыныч түгел, тик организмга күбрәк эләккән саен, бу матдә бавыр һәм калкансыман биз авыруларына, балага уза алмау һәм яман шеш кебек куркыныч чирләр тудыра.

Немец галимнәре белдерүенчә, 90 микрограмм олигомер 60 килограмм авырлыктагы кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Пластиктан ясалган 33 кухня җиһазын тикшергәннән соң, аның 10 процентында күп күләмдә олигомер бүленүе ачыкланган.

Шуңа да иң яхшысы — элекке металл уҗаудан файдалану, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр