Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өйдән чыкмыйча гына гәҗит-журналларга ташламалы язылырга ммөмкин

"Татмедиа" АҖ газет һәм журналларына ташламалы бәядән язылып калырга өлгер.

6 декабрьдән башлап Россия почтасы бүлекчәләрендә 2022 елның беренче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы старт алды. "Татмедиа" АҖ газета-журналларына язылу декадасы чорында 13% ташлама белән рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Ташламалы язылу декадасының инициаторы - "Россия Почтасы"акционерлык җәмгыяте.

"Татмедиа" АҖ укучыларга популяр "Сөембикә", "Идел", "Сәхнә" журналларына, "Казан" шәһәр журналына, "Казанские ведомости" газетасына, "Татарстан" журналына, шулай ук районнарның вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим итә. "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Көмеш кыңгырау"татар балалар басмаларына да махсус бәядән язылырга мөмкин.

Газета - журналларга язылу илнең барлык почта бүлекчәләрендә рәсмиләштерелә. Шулай ук, өйдән чыкмыйча гына http://tatmedia.ru/podpiska сайты аркылы  онлайн-язылудан да файдаланырга мөмкин.

Ташламалы язылу декадасы 2021 елның 16 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка