Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өйләр кар астында калган...

Төбәктәге көчле бураннар нәтиҗәсендә авылларны 2 метрлы көрт басып киткән.

Бу көннәрдә Сахалин халкы өйдән чыгу өчен кардан тоннель казырга мәҗбүр. Утрауның төньягында булган көчле бураннан соң авылларда йортларны кар түбәсеннән үк күмеп киткән. Ишекне болай гына ачам димә!

Электр челтәрләрендә киеренкелек кинәт кимү дә хәлне катлауландырган, ут кабызырга ярамый. Кешеләр, караңгыда утырмас өчен карны чокып чыгып, тәрәзәләрен ачарга омтыла.

“Барлык йортларда да караңгы, чөнки тәрәзәләр кар астында. Моннан тыш, тәрәзә пыялалары тыгыз кар катламын "күтәрә" алмый, хәтта чатнап ярыла”, – дип сөйләгән Тымов районының Молодежный авылында яшәүчеләр "astv.ru" басмасына.

Урындагы халык белдерүенчә, алар өненнән чыккан җәнлекләр кебек кенә шуышып урамга чыга. Бу якларда йортлар мич белән җылытыла. Шуңа да утын алыр өчен абзарга барырга кирәк. Ә анда кем шуышып, кем чаңгы белән юл сала. Күпләрнең этләре кар астында калган...

Дөрес, авыл кешеләренең күбесе бу хәлне алдан ук күзаллаган. Ягулык, утын запасы кертеп, генераторлар хәстәрләп куйган, азык-төлек сатып алган. Бу көннәрдә кибеткә кадәр барып булмый. Ә юлларны кайчан чистартырлар, әлегә билгеле түгел, дип яза Кызыл таң. Төбәктә кар яву дәвам итә...

Фото:iz.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран кар баскан