Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнүчеләр

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәр.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Тимирязев исемендәге җәмгыять шоферы Дамир Бари улы Нуриев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*       *       *

Төзелеш өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

– Ринат Гыйльмулла улы Зәкиев – «СтройГрад» оешмасының электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы;

– Иван Васильевич Филипов – «Строймастер» оешмасы шоферы.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм җитештерүдә ирешкән югары күрсәткечләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Юрий Петрович Григорьев – «Труд» җәмгыяте механизаторы;

– Анна Сергеевна Федотова – «Дуслык» җәмгыятенең сыер савучысы.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, милли мәдәниятне үстерүгә һәм саклауга зур өлеш кертүләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Василий Петрович Никитин – Карык-Сөрмә авылы ветераны;

– Евгения Петровна Михайлова – Чепья мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе;

– Наталья Леонидовна Жукова – «Азьлане» газетасы журналисты;

– Ирина Григорьевна Чупанова – Чепья урта мәктәбенең педагог-организаторы.

*       *       *

Төзелеш өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Водстрой» җәмгыятенең эретеп ябыштыручысы Хәлим Рамазан улы Гыймадиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*       *       *

Агрохимия хезмәте системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сельхозхимия» җәмгыятенең машиналарны төзекләндерү слесаре Әгъзәм Нәҗип улы Гафуров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Кама» хуҗалыгының склад һәм машина-трактор паркы мөдире Линар Ибраһим улы Шиһапов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләнүчеләр