Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Озак яшәүнеӊ тәме бармы?

Озак яшәү темасы кешеләргә һәрвакыт кызыклы булган һәм һәр кеше “йөзгә кадәр ничек яшәргә?” дигән сорауга җавап эзләгәндер. Йөзьяшәрләр безне һәрвакыт гаҗәпкә калдыра. Ничек итеп алар рәхәт һәм тыныч яшиләр? Ничек итеп бар нәрсәдән дә канәгать була беләләр?

Галимнәр, озак яшәүнең сере чама белән туклануда дип саный. Тәмәке тартмаса, спиртлы эчемлекләр эчмәсә, кеше озак яши диләр. Миңа калса, йөзьяшәрләр дә башка кешеләр кебек үк яши. Моның мисаллары тормышта шактый.

Бер гәзиттә Митрофан исемле йөзьяшәр карт турында язганнар иде. Бу карт кибетләрдә йөрергә яраткан. Ә иң кызыгы шул, ул вакытта аның тәнендә инде 70 ел буе Беренче Бөтендөнья сугышыннан калган кыйпылчыклар бар, ди. Табиблар, инде шактый өлкән кешегә операция ясауны кирәк дип тапмаган. Шуның өстенә, карт ашарга яраткан, имеш. Дуңгыз маеның тозлаганын да, пешергәнен дә яратып ашаган, ди. Баллы ризыкларны да читкә какмаган. Сиксән яшенә кадәр тәмәкесен дә тарткан. Ә менә спиртлы эчемлекләрне чама белән генә кулланган.

Революциягә кадәрге чорны карыйк әле. Ул вакытта иң озак яшәүче булып Уфа шәһәрендә яшәгән Дмитриева дигән ханым саналган. Ул, имеш, 200(!) яшендә вафат була. СССР чорында исә, иң озак яшәүче дип, Шарали Мисликовны санаганнар. Ул 168 ел гомер кичергән һәм гомере буе Барзаву (Әзербәйҗан) авылында яшәгән. Мисликов 1973нче елда вафат була. Ул 150 ел көтү көтә. Һәр көнне, көтүе белән бергә, 10-15 чакрым юл уза торган була. Сарык сөтеннән ясалган сыр, яшелчә, җиләк-җимеш, бал белән тукланып яшәгән.

Беренче хатыны вафатыннан соң, Шарали икенче тапкыр өйләнергә уйлый. Ул чагында аңа 136 яшь була һәм ул 57 яшьлек хатын ала. Алай гына да түгел, аларның уртак балалары да туа!

1998нче елда «Комсомольская правда» гәзите Русиядә иң өлкән кешене билгеләү максаты белән конкурс игълан иткән иде. Бу сорауны ачыклау бер дә җиңел булмаган, алар мөрәҗәгать иткән оешмаларда кистереп кенә җавап бирүче табылмаган. Хәтта РФ Статистика дәүләт комитетында да өлкән кешеләр турында мәгълүмат юк икән.

Шулай да, тырыша торгач, журналистлар Русиянең иң өлкән кешесен таба. Ул – Башкортстанда яшәүче 117 яшьлек Марина Василий кызы Тимофеева. Марина Тимофеева гомерен Благовещенск районы Старонадежико авылында уздырган. Күмәк хуҗалыкта эшләгән. Ире исә 1936нчы елда ук вафат булган. Аның артыннан Марина әбигә ике баласын да җирләргә туры килгән.

Иң озак яшәүчеләр арасында күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итә. Дөрес, ир-атлар да юк түгел. Минем үземнең әти дә озын гомер кичерде. Ул 1999нчы елда 105 яшендә вафат булды. Миннән еш кына әтинең ничек туклануы, нәрсәләр белән шөгыльләнүе, яшәү рәвеше хакында сорыйлар иде.

Галимнәр озын гомерле булуны сәламәт яшәү рәвешенә, дөрес туклануга гына кайтарып калдыра. Миңа калса, бу бер дә дөрес түгел. Гасырдан артык яшәүчеләр үз гомерләрендә ни генә күрмәгән. Дөрес туклану турында алар уйлап та карамагандыр. Чөнки аларның яшьлеге ачлык вакытына туры килгән бит. Озын гомерлелек ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. 105 яшенә җиткән әтием дә өч революцияне кичергән, Бөтендөнья сугышларында катнашкан.

Үзеңә тиешледән артыгын яшәп булмый, нәрсә генә ашап, ни генә эчсәң дә. Безнең әти кешеләрне, хезмәтне, үз һөнәрен, гаиләсен яратып яшәде. 75 яшендә аңа ике операция ясадылар. Шулай да 90 яшен уздырганда, безнең белән биеп, кушылып җырлап йөрде.

1984нче елда апа яңа фатир алды һәм әти белән әни шунда күченде. Бер елдан әтинең 90 яшен бәйрәм иттек. Тик әниебезнең генә хәле кинәт авырайды. Үзеңнең иң газиз, иң кадерле кешеңнең үлем түшәгендә әҗәл көтеп ятуын күрүдән дә авыр нәрсә юк икән. Әнинең вафатына берничә көн кала, барыбыз да әни янына җыелдык. Шул минутларны искә төшергәндә, әле дә күзгә яшьләр килә. «Әтиегезне саклагыз! Авыр сүз әйтмәгез. Ул әле яшәр!» – диде әни.

Әти әнинең кулын көне буе тотып утырды. Тагын берәр сүз әйтмәсме дип өметләнде. Әнине җиргә иңдергәч тә, кабер өстенә капланып, бик озак үкседе ул. Бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер ике җан иясе, 65 ел буена бер тибештә булган ике йөрәк әнә шулай аерылышты. Әнинең сүзе рас килде. Әтиебез озын гомерле булды.

Рафаэль Сальмушев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безуглеводная диета дает хороший и быстрый результат. ряженка при гастрите можно или нет Основное правило снизить количество сахара и крахмала, попадающего в организм вместе с едой.Углеводы можно употреблять, но только не более 250 ккал в день. При безуглеводной диете можно есть.птицу, рыбу, мясо; сыр и творог; овощи; цитрусовые; ягоды. противозачаточные таблетки вероятность беременности Кроме ограниченного рациона питания нужно также соблюдать несколько правил.после приема пищи нельзя пить в течение получаса; жарить можно только на оливковом масле; питаться следует дробно 5-6 раз в день небольшими порциями; после 20 ч нельзя принимать никакую пищу. Накопление избыточной массы тела происходит из-за таких вредных привычек, как малоподвижный образ жизни и неправильное питание.Не обращаясь за помощью к специалистам