Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Озакка сузмый каз өмәләре оештырылса, бик яхшы булыр иде

Россиянең күп өлкәләренә кош гриппы очраклары теркәлде. Күп очракта кошларның табигый сулыкта инфекция йоктырулары ачыкланды. Сулыкларда кыргый су кошлары да яшәгән булган.

Кыргый кошлар үзләре сирәк авырый, әмма алар кош гриппын тарату чыганагы булып торалар.

Йорт кошларын грипптан саклау өчен авыл халкына берничә киңәш бирәсе килә:

  • беренчедән, кошларны урамга чыгармыйча торырга һәм башка кошлар белән кушылуларыннан сакларга кирәк;
  • икенчедән, кошлар инде өлгереп җитү сәбәпле,озакка сузмый каз өмәләре оештырылса, бик яхшы булыр иде. Россия һәм Татарстан буйлап кош гриппы йөргәндә, аны ветеринария хезмәткәрләре генә туктатып кала алмый, чөнки чир кыргый кошлардан да иярергә мөмкин.

Татарстанда кош-кортларны алып сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бик күп. Күбесе ветеринарлар белэн тыгыз элемтәдә торсалар да, арада төрлесе була.

Теләсә нинди терлек яки кош-корт сатып алганда, аларның каян булуын сорарга һәм тиешле документ таләп итәргә кирәк.

Алданмас өчен сатучының исем-фамилиясен, машина номерын һәм телефон номерын язып алсагыз да зыян итмәс.

Саба территориаль ветеринария куркынычсызлыгы
һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе: И. Латыпов.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кош гриппы