Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өзелергә тора гомере, өзгәләнә ана бәгыре...

Казанда яшәүче, берничә ел яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова баласын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм сорый.

"Дусларым, сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм! Әмирне мәктәпкә әзерләүдә зур проблема килеп чыкты. Хәлем авырайды, мин 5 сентябрьдә химиотерапия ясатырга хастаханәгә ятам. Баланы илтә дә, алып кайта да алмыйм.

Тәрбияче яисә баланы йөртүче кеше эзлим. Бәяләрне караган идем, бик кыйммәт! Бәлки, сезнең ярдәм итә алырлык, вакыты буш булган танышларыгыз бардыр?

Әмирне 8гә илтеп, 11дә алырга кирәк. Шимбә, якшәмбе ял. Әмирхан урамыннан алып, Бичурин урамындагы 165нче мәктәпкә илтергә кирәк. Әгәр танышларыгыз булса, ярдәм итегез, зинһар. Хакын сөйләшер идек", - дип язган Айгөл Инстаграмдагы сәхифәседә, дип яза Кызыл таң.

Ярдәмеңне бир, Ходай...

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш