Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өзелгән чылбыр ялганырмы? яки Рәфия кебекләр булганда...

Менә ничә еллар инде журналист халкы “Кешеләрне ничек җитди газета-журнал укырга өйрәтергә?” – ише сорауга җавап эзли. Язылу чоры башлану белән һәркем үзе белгән, башкалардан күргән-ишеткән методларны куллана.

Әмма еш кына бу алым-методлар кемнәргәдер ошап бетми, гаеп эш булып күренә. Мондый чакта кайберәүләр: “Элек, әнә, беркемне мәҗбүр итмәделәр, һәр кеше өй борынча үзе теләгән газета-журналга языла иде”, – дип, хискә дә бирелеп ала.  Бу исә айсбергның безгә күренгән, өске өлеше генә икәнен күпләребез оныткан да шул инде.  Күп еллар хат ташучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге танышымнан бу хакта бер сорашкан идем инде. “Элек бит безгә һәр газетага аерым план җиткерелә иде. Шуның белән өйдән-өйгә йөреп эшләдек, ничек тә үтәргә тырыштык. Йортта эшли торган, эш яшендәге кеше булса, “Социалистик Татарстан” газетасына, югары класста укучы баласы булса, “Татарстан яшьләре” нә, кечерәк балаларга “Яшь ленинчы” яки “Ялкын”га язылу мәҗбүри иде. Район газетасын һәр хуҗалык алырга тиеш иде. Мәктәпләрдә класслар арасында бу яктан ярыш сымак әйбер оештыралар да, янәсе, кайсы класс беренчеләрдән булып 100 процент язылып бетә, – бөтен баланы да яздыртып бетмичә, туктамыйлар иде. Ул вакытта кешене ихтыяри-мәҗбүри яздырттылар, коммунистларга “Татарстан коммунисты”, укытучыларга “Совет мәктәбе”, культура хезмәткәрләренә “Казан утлары” мәҗбүри саналды. Белмим, шул “Азат хатын” гына ирекле булгандыр...  Аңа, “Чаян”га мәҗбүриләмәсәләр дә хәйран язылалар иде. Бер ияләшкәч кеше аны шулай тиеш дип кабул иткәндер инде, көтәргә дә яздырта идек, хезмәт хакыннан тотып калулар да булды. Менә шул даимилекне туктатмаска кирәк булгандыр. Күчеш елларында бу әйбер кешеләрнең үз иркенә калдырылды. Хәзер бер өзелгәнне ялгау бик кыен булачак”, – дигән иде ул...

Егерме елдан артык Яңгул авылында хат ташучы булып эшләүче  Рәфия Насруллина белән дә шул турыда сөйләштек. Иң элек Рәфия белән якыннанрак таныштырыйм әле. “Иң булган, тырыш хат ташучыларыбызның берсе, һәрвакыт планнарын арттырып үти, абүнәчеләр дә бик канәгать үзеннән, аның адресына бер үпкә сүзе дә ишеткәнебез юк”, – диделәр район почта бүлекчәсендә. “Өч бала әнисе. Тормыш иптәше Тәбрис белән берсеннән-берсе тырыш, тәртипле өч ул тәрбияләп үстерделәр. Инде ничә еллар Тәбриснең авыру әтисен бик кадерләп, тәрбиялиләр. Гаиләләре белән мактап язарга лаеклы алар”, – диделәр Яңгулда. Инде үзем белгән Рәфия турында язам. Без аның белән берничә ел элек “Ватаным Татарстан” газетасы “Өйдән-өйгә” дигән акция үткәргәндә танышкан идек. Яңгул авылының бер өлешендә бергә урамнар әйләнгәндә мин аның кешеләр белән шулкадәр тиз уртак тел табуын, эчкерсез елмаюын, бөтенесенең аны якын итүен сокланып күзәткән идем. Авылның бу өлеше дә шактый зур, шуңа күрә иртәдән төшкә кадәр йөрергә туры килде. Кергән бер йортта диярлек аны кунактай сөенеп каршы алулары, “синең хакка” дип сүз тыңлаулары... Читтән караганда ул да бик канәгать иде кебек. Инде эшебезне бетердек дигәндә генә, Рәфиянең кесә телефоны шалтырады. Тормыш иптәше Тәбрис булып чыкты. Баксаң, ул көнне бер улларына Казанда операция буласы, Тәбрисе хастаханәдән шалтырата икән... “Никләр әйтмәдең, башка көнгә күчергән булыр идек”, – дип өзгәләндем, ул көнне эчендә утлар янса да, миңа да, авылдашларына да берни сиздермәгән Рәфиягә ни әйтергә дә белмичә (әле бит берәр ел элек кенә олы улы нык авырып, операцияләр кичереп, бөтенесен куркуга салган иде – андый хәлне бер кичергәч, әни кешенең бу юлы куркуы-борчылуы икеләтә икәнен чамалавы кыен түгел). Башкаларның зар-моңын тыңлап, үзләренекен йөрәк түренә яшереп эшләргә, сәхнәдәге артистлар кебек, башкалар күңелен күрергә күнеккән шул инде алар. Ялгызларның ялгызлыгын бүлешүче дә, хәсрәтлеләрнең хәсрәтен, борчуларын уртаклашучы да авылда хат ташучы. Аларны әнә шуңа да шулай үз итәләр, үз участогындагы кешеләр дә инде алар өчен үз кешегә әйләнеп беткән. Әнә, шушы авылның икенче өлешендә күп еллар хат ташучы булып эшләп, бер ел элек лаеклы ялга чыккан, үз вакытында шулай ук бик әйбәт эшләгән Мәдинә: “Аякларым авыртмаса, туктамый идем дә, элекке еллардагы кебек, рәхәтләнеп эшләр идек”, – дип сагынса, аның урынына килгән Энҗе дә бик яратып, Рәфия белән бик аңлашып, килешеп эшли башлаган. Хәер, фанат булмасаң, яратып эшләмәсәң, бүген бу акчага эшләүче дә табылмас иде. “Мин дә китәм-китәм дим дә, тагын китеп булмый... Үз урыныңа да теләсә кемне калдырасы килми”, – ди Рәфия дә.

Язманың ахырын газетабыздан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка