Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пакетлы чәйдә нәрсә?

Яраткан эчемлегебез белән агулана күрмәгез!

Роскачество Русиядә сатыла торган 48 төрдәге яфраклы һәм пакетлы чәйне тикшерде. Аларның 11ендә эчәк таякчыклары, кайберендә күгәрек гөмбәчекләре булуы ачыкланган.

Пакетлы чәйгә буяулар кушыла, дип куркабыз. Роскачество тикшерүләре моны расламаган. Пакетлы чәйнең бик тиз пешүен алар болай аңлатты: пакетка яфрак вагы, ягъни чәй тузаны тутырыла.

Чәйдә күгәрек гөмбәчекләре булу буяулардан да куркынычрак. Пакетлы чәй тыгызлап тутырыла, шуңа аз гына дымлылыктан да ул күгәрә башларга мөмкин.

Ә менә чәйдәге шундый гөмбәчекләр 60 градустан югары булган суда үлә. Шуңа да мондый чәй кулланырга булсагыз, аның өстенә кайнап торган су салырга киңәш ителәдип яза Кызыл таң.


Автор:Гөлия Мөгаллимова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй пакетлы чәй