Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Палатага күчергәннәр

Учалыдагы атыш нәтиҗәсендә зыян күргән Зариф Хилаҗев реанимациядән палатага күчерелгән. Ул Уфада дәвалана. З.Хилаҗев аңына килгән, аның гомеренә бүгенге көндә берни дә янамый. Шатлыклы хәбәрне аның апасы җиткерә.

“Моңарчы Зарифка кагылышлы йөзәрләгән хәбәрләргә җавап бирергә батырчылык итмәдем, аның реанимациядән аерым палатага күчерелүен көттем,  ниһаять, ул көн дә килеп җитте! Сезнең догаларыгыз, Зариф өчен янып-көюләрегез аны аякка бастырды, - дип яза аның апасы үзенең сәхифәсендә. – Тормышыбыздагы иң авыр чакларда безнең белән булуыгыз, ярдәм кулы сузуыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Алда авырлыкларсыз булмас, ләкин энем сәламәтлеге өчен аларның әлләни җитди булмавын телим”.

Хәтерегездә булса, Зариф Хилаҗев – 13 гыйнвардагы коточкыч атышта зыян күргән иде. Ул озак вакыт медикаментоз комада ятты. Аның хәләле Гөлсөя Хилаҗеваның гомере атыш вакытында ук өзелгән иде. Ау мылтыгына үрелгән ир тарафыннан шулай ук тагы ике кеше гомере кыелды. Ахырда үтерүче шул ук мылтыктан  үзенә дә кул салган, дип яза Өмет.

“Башинформ”

Фото: omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе