Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пар канат – олы бәхет

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул.

Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет.

Борнак авылыннан Рәсүлә һәм Наил Нәкыйповлар –матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.

Кадерлеләребез! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшисез. Тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез. Үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. «Дәү әни», «Дәү әти» дип өзелеп торучы 8 оныгыгыз бар.

Әти белән Әни үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Алар – бар гомерләрен үз туган җирләренә багышлаган ватанпәрвәрләр.

– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле парлар.

Илле ел ул илле көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, Әтиебез белән Әниебез бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр.

Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Әти-Әниебезнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!

Әти!Әни!Сезгә булган рәхмәт-ләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел.

Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Алтын туегызга җиттегез!

Ходай биргән олы бүләк бит ул

Тигезлектә гомер итүләр.

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңгә терәп үтүләр.

Тормыш йөген бергәләшеп тарту

Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.

Шатлыклар да, әрнеп елаулар да

Бергә кичерелгән һәммәсе...

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

Сайлаганда тормыш иптәшен.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез!

Насыйп булсын бала, оныкларның

Игелеген сезгә күрергә.

Һәм безгә дә Ходай язса иде

Бриллиант туегызга килергә!

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз исеменнән кызыгыз Иркә, киявегез Эльбрус. Теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туй