Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пар канатым.

Җир йөзендә кеше өчен гаиләдән дә газиз, кадерле, затлы бүләк юк! Авыр чакта таянычың, юатучың да, шатлыгыңны арттырып бирүче дә ул. Минем өчен дә нәкъ шулай: гаиләм терәгем дә, бәхетем дә!

Әтием - Илһам, әнием - Румия. Гади исемнәр, гади кешеләр, алардан да якын исемне, кадерлерәк кешеләрне очратып булмый! Алар бит мине күз нурыдай саклап үстерүчеләр.
Гаиләдә без ике кыз туган, малайлар юк. Ир бала булмагач, әтиебез гел безне үзе янында эшләтә иде. Ул кирпеч салып абзар стенасы төзүләр, трактор ремонтлаулар... Без, бәлки, төзүчеләр хәзерли торган уку йортына имтиханнарсыз да керә алган булыр идек.
Әниебез - бала җанлы, нечкә күңелле кеше. Ул пешергән ашлардан да тәмлерәк ризык бармы икән? Юк! Һәр бала өчен шулай ул.
Алар безне гаиләдә кырыс тәрбияләделәр дия алмыйм, артык иркә дә булмадык. Эшләгән эшең, әйткән сүзең өчен җавап бирә белергә, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә булышырга, кирәк чакта үз сүзеңне әйтергә дә дәшми калырга да өйрәттеләр.
Болар турында озын-озак итеп сөйләргә мөмкин. Тик шулай да, гаиләмә булган җылылыкны, яратуымны сүзләр белән генә җиткереп бетереп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250