Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Парашюттан сикерү үлемгә китергән

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Минзәләдә парашютчы ханым үлеме буенча җинаять эшен тикшерә, дип хәбәр итә РФ ТКның ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсенең 2 нче часте (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләрне күрсәтү) буенча җинаять эше кузгатылган.

23 нче август көнне иртән, Минзәләдә аэроклуб территориясендә парашюттан сикергәндә, 38 яшьлек ханым сикереп төшеп имгәнә, берничә сәгатьтән соң ул хастаханәдә җан бирә.

Ханым аэроклубта 2013 нче елдан бирле шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта аэроклуб эшчәнлеге турында документлар алынган. Сикергән вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләренә җинаять эшен тикшерү кысаларында юридик бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.
Чыганак: "Татар-информ"
Фото: http://www.vladtime.ru/proish/442915

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250