Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Парклар һәм скверлар елы”нда Норма авылы янындагы чишмәне тагын да гүзәлрәк итеп күрәсе килә.

Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, чылтыравы белән колакларны иркәләп, кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле хәзинәседер ул.

Чишмә суы - ул Җир-Ананың кадерле бүләге. Ә менә шул хәзинәне саклап һәм кадерләп тоту бурычы кешегә йөкләнгән. Менә, мәсәлән, Норма авылын үтеп, Бөрбаш ягына китүче юлдан менгәндә, тау битендә, уң якта бер чишмә бар.
Соңгы берничә елда авылдан читтә булса да, бу изге урынга халык күп йөри башлады. Уңайлы урында, юл өстендә булгангадыр юлчылар, күрше-тирә авыллардан, Балтач бистәсеннән килүчеләр дә еш очрый. Шәһәрдә яшәүче туганнарыбыз да, кайткан саен шул чишмәдән су алып китә.
Шунысын әйтү мөһим, кыш айларында кайчан барсаң да ул чишмәгә керә торган юл һәрчак кардан чистартылган, тирә-ягы төзек. Инде ничә еллар үз теләге белән чишмәне карап, тәрбияләп торганы өчен Кариле авылында гомер итүче Нурислам Нәфыйковка, уллары Руслан белән Раушанга һәм кардан чистартып, юлларын тигезләп торганы өчен "МДСУ-1" егетләренә рәхмәтебезне ирештерәсебез килә. Тормышта сезнең кебек олы йөрәкле, тырыш, кешегә ихластан яхшылык эшләргә омтылучылар күбрәк булса иде ул.
Киләчәктә әлеге урынны ял итеп алу урыны, кечкенә генә бер парк итеп күз алдына китерергә мөмкин. Табигате матур, янәшәдә генә яшь наратлар шаулап утыра, кул сузымында гына инеш челтерәп ага, уч төбендә генә кебек Норма, Кариле авыллары җәйлеп ята. "Парклар һәм скверлар елы"на аяк бастык бит, хыяллар чынга ашсын иде ул!
Әлеге чишмәнең саф суын көндәлек кулланучылар исеменнән Ясминә Шәмсетдинова.
Фото: http://russian-church.ru/viewpage.php?cat=penza&page=113

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250