Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Парклар маршы” янә Балтачка кайтты...

Табигатьнең бөтен матурлыгын алып килә бу яз. Башта дүрт күзләп кара каргаларның килгәнен көтәбез, аннан сыерчыкларны. Алар килеп урнашуга, беренче чәчәкләрне күзли башлыйбыз. Канатлы дусларыбызга ярдәм йөзеннән сыерчык оялары ясап, аларны элү хәстәрен күрәбез.

Аннан чистарыну, агачлар утырту китә. Ә инде балаларыбызга килсәк, алар язны безгә караганда да күбрәк көтәләр. Чөнки, без күздән кичергән барлык матурлыкны, алган уй-тәэсирләрен, алар дәфтәр битенә сырлап баралар. Инде менә шул сырлаган язмаларын, карандаш белән төшергән рәсемнәрен, табигатьнең иң матур мизгелләрен чагылдырган фотоларын бирү өчен алар "Парклар маршы" конкурсын көтәләр. Ә конкурс нәтиҗәләрен ел да мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Балтач" дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре матур итеп йомгаклау конференциясендә игьлан итәләр.
Бик матур итеп каршы алдылар безне быел Балтач мәктәбендә. Көнференция уздыру урыны да очраклы рәвештә генә сайланмады. Беренчедән, биредә балаларга экологик тәрбия бирү эшенең чын осталары - Рәмзия Зарипова, Гүзәл Шиһапова, Руфия Закирова кебек тәҗрибәле педагоглар, чын сәләтле оештыручылар эшләсә, икенчедән аларның бөтен районга күрсәтерлек эшләре, бай тәҗрибәләре бар. Бу зур чарага гына да инде алар район балаларын өченче мәртәбә кабул итәләр. Хәер, моның шулай икәненә капка төбеннән үк инанасың. Мәктәп эчендә исә, гомумән үзеңне табигатьнең матур бер почмагына эләккән кебек хис итәсең. Кыскасы, бар эш биредә уйланылып эшләнгән булып чыкты.
Хуҗаларның, килгән кунакларның чыгышлары, мәктәп коллективының театральләштерелгән тамашасы, җыр-биюләре дә, бүләкләүләр дә берәүне дә ялыктырырлык булмады. Барысы бергә ике сәгатьтә тәмамланып та куйды. Инде, матур-матур бүләкләр белән балаларны сөендерүчеләрне дә беләсе килеп, тыюлыкның яңа җитәкчесе Айрат Сабировка мөрәҗәгать иттем. Үзләре хәтле зурлыктагы йомшак уенчыклар белән конференциягә чакырылган 54 баланы бүләкләргә, билгеле, аз чыгым тотылмагандыр. "Рәхмәт, бик урынлы сорау. Аларга ничек итеп рәхмәтләремне җиткерергә белми йөри идем. Шушы форсаттан файдаланып олы рәхмәтләремне район үзәгендәге ОАО"Таэнергосбыт", МПП ЖКХ "Балтач", ООО"Нур", ООО" Мелиоратор", "Водстрой", "Мехчы", Балтач сөт-май комбинаты , ИП "Шиһабетдинов И.", ИП "Галиуллин И", "Балтач газы" җитәкчеләренә, "Смәел", "Маяк", "Кызыл юл", "Сорнай" , "Яда тормыш", "Сорнай", Тимирязев исемендәге хуҗалык рәисләренә, Наил Низметдинов, Айрат Хәйруллин, Ислам Газизов, Тәлгат Газизов, Хәлим Гыйниятуллин, Булат Нәгыймов, Линар Нәбиев, Айнур Николаев, Илһам Хидиятуллин кебек шәхси эшмәкәрләргә, урманчылар Хәлил Нәҗметдинов, Тәүфыйк Камалов, Фәргат Хадиевка, Раушан Шиһабетдинов, Илдар Бариевка җиткерәсем килә. Рәхмәт аларга, район балаларын сөендергәннәре өчен."
2002 елда башланган бу чара, тыюлыкның элеккеге директоры Альберт Фәрхетдинов тырышлыгы белән матур бер традициягә әйләнде. Беренче елны конкурска 50 гә якын эш кабул иткән булсак, бүгенге көндә ул эшләрнед саны меңгә якын җыйнала. Карап кына бетер. Комиссия әгьзалары да обьектив булып сәләтле балаларны һәр мәктәптән алырга тырыштылар. Кызыксындыру бүләгенә республика күләмендә нәшер ителгән "Лесной дозор" китабының дүртенче чыгарылышы бирелү балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Чөнки бу китапка безнең балаларның да - Балтач гимназиясеннән Марат Хафизов, Смәелдән Илфар Гатиятуллин, Аланнан Әминә Кәримова, Бөрбаштан Гөлгенә Гафарова, Балтачтан Ислам Шиһапов иҗади эшләре кергән. "Шушы чара вакытында без Җир-Анабызга күпме изгелек кылабыз. Күпме пычрактан арынабыз, аны яшелләндерәбез, матурлыйбыз. Без эшләмәсәк бу эшләрне кем эшләр. Киләчәгебез шушы балалар кулында бит", диде үзенең чыгышында Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250