Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Парклар маршы"н укучылар көтеп ала

"Балтач" дәүләт тыюлыгы һәм район мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы белән узучы "Парклар маршы" акциясе матур традициягә әйләнде.

"Туган илебезгә мәхәббәт туган җиребездәге табигатькә мәхәббәттән башлана", - дип язган иде Констатин Паустовский. Моның шулай икәнлегенә Шубан мәктәбендә узган әлеге акциянең йомгаклау конференциясеннән соң инандык. Нинди генә хезмәт башкармыйлар бит укучыларыбыз. Табигатебез кардан арынуга башлана бу эшләр. "Мәктәп укучылары безнең беренче ярдәмчеләребез. Нинди генә эш булмасын, табигатьне чүп-чардан арындыру дисеңме, аны матурлау, яшелләндерү дисеңме, канатлы дусларыбызны өйле итү дисеңме - барсы да алар кулында", - дип уртаклашты үз фикерләре белән "Балтач" тыюлыгы җитәкчесе Айрат Сабиров. Нинди генә эш булмасын, укучыларга мөрәҗәгать итәбез. Инде районыбызда күп еллар дәвам итә торган "Парклар маршы" акциясе кысаларында быел 24 мәктәп коллективы катнашкан булып чыкты. Инде табигатебезне чистарту буенча практик эшләрдән тыш, укучылар төрле конкурсларда да бик теләп катнашалар. Акция кысаларында узган фотоконкурска 115 эш килгән булса, сыерчык оялары 150ләп килгән. Алар барысы да урман кырыйларында үз урыннарын тапканнар.Фотолар кокурсында башлангыч сыйныф укучылары арасында Чепья мәктәбеннән Ризанур Низамиев, урта сыйныф укучылары арасында Нормадан Гөлфинә Хаҗиева, өлкән сыйныф укучылары арасында Шубан мәктәбеннән Илназ Сәфәргалиев беренче урыннарны яулаганннар. Ә инде иң матур сыерчык ояларын әтиләре ярдәме белән Нормадан Диләрә Хаҗиева, Эльвира Хәбибрахманова, Илзирә Хәлимовалар ясаган. Сыерчык оялары буенча "оригиналь оя" номинациясендә исә Кече Лызидан Максим Тарасов, Яңгулдан Әдилә Гарипова, Смәелдән Гүзәл Хаҗиева җиңүче булдылар. Менә шулай, экологлар балаларның хезмәтенә куанса, укучылар исә алар биргән үзләре хәтле йомшак уенчыкларга чын күңелләреннән сөенешеп, киләчәктә дә бу эшләрне дәвам итәргә ышандырып таралыштылар. Рәхмәт бу акциягә матди яктан булышкан хуҗалык җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250