Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Партия солдаты

Гозерен әйтеп, Балтачта яшәүче пенсионер Фәния Газыймова шалтыратты. Ул төпле акыллы, тыйнак, ипле, сабыр кеше, җаваплы хезмәтендә дә башкаларга ихтирамлы булды. Әле дә үзеннән бигрәк гаиләсен, дусларын, танышларын кайгыртып яши. Шуңа күрә аның теләген исәпкә алып, күршесе, инде 20 ел элек мәрхүм булган Илдус Юнысов турында бергәләп истәлекләрне, хәтерне яңарттык.

Тирән белемле шәхес Илдус Зөбәер улы сыналган, ышанычлы, намуслы партия хезмәткәре иде, бик озак еллар район партия комитетында инструктор, бүлек мөдире булып эшләде, башкаларга матур эш үрнәге күрсәтә белгән иң актив пропагандист, киң карашлы оста лектор иде. Эшкә ашмас идеялар белән коралланып, ныклы идеяларга буйсынып яшәгән социализм елларында һәммәбез өстән күрсәтелгән юнәлешкә буйсынып яшәдек бит, ризасызлык белдерергә хокукларыбыз бик кечкенә иде, шуңа да карамастан, ул заманның да уңай яклары күп булды, бигрәк тә намуслы хезмәт кешесен хөрмәтләү гадәткә кергән иде.
Илдус абый исә, шактый үзенчәлекле, эчкерсез, идеяларга инанган, партиягә тугрылыклы хезмәткәр булса да, иң әүвәле югары кешелеклелек сыйфатларын саклап калып, берәүгә дә зыян китермәде, киң күңелле, риясыз булуы нәтиҗәсендә һәм эшендә алыштыргысыз кадр буларак тирән хөрмәт казанды, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре иде.
... Бервакыт шулай, "Чаян" журналына авылдан жалоба язганнар, колхоз өй салырга булышмый, дип. Хатны урынга барып тикшереп, җавап язу Илдус абый белән миңа йөкләнгән иде. Бардык "Активист" колхозына, таныштык чынбарлык белән, чыннан да чарасызлыктан өзгәләнеп язган гади авыл егетенең хаклы булуы аңлашылды. Ул армиядән кайтып тракторда эшли башлаган, фермада эшләүче әнисе белән унынчыда укучы сеңлесе җыйнак кына мунчада, казанда ризык пешереп, азапланып яшәп яталар, шунда сыенган егетнең өйләнәсе бар. Безнең катнашта нигезле сөйләшүдән соң колхоз җитәкчеләре бу гаиләгә һичшиксез булышырга ышандырап калдылар һәм без моны контрольгә алдык. Илдус абый исә, игелекле эш башкаруына куанып, юл өстендәге кибеттән күчтәнәчләр алып, Курамьялдагы туганнарының да күңелен күреп чыкты әле.
Илдус абый Юнысов һәр эшне хасиятләп, җиренә җиткереп башкара торган пөхтә, намуслы кеше иде. Шушы сыйфатлары һәм игелек эшләү омтылышы көчле булганга, ул район тарихы белән кызыксынып, мин эшләгән чорда архив документларын да җентекләп өйрәнде, район газетасында байтак язмалар бастыруга иреште, башка темага да проблемалы мәсьәләләр күтәрде. Бөек Ватан сугышында катнашып, җиңүгә өлеш керткән каһарманнар турында ул бик күп мәгълүмат туплап, аларны эзлекле эшкәртеп, җиңүнең 50 еллыгына китап бастыру нияте белән бик күп эшләр башкарды, тик изге нияте генә тормышка ашмыйча калды, ул 1995 елның 1 маенда йөрәк өянәгеннән көтмәгәндә якты дөньядан китеп барды.
Бик күп кешеләрнең уңай сыйфатларын күреп һәм бәяләп, күңелләрендә иҗади очкын кабындыра алган Илдус абый Юнысов кебек игелекле шәхесләр онытылырга тиеш түгел...
Аның нәселеннән үк килгән укытучылык осталыгын бүген кызлары дәвам итә. Илдус абыйның кече кызы Раушания әтисе кебек укытучы һөнәрен сайлап, гимназиядә оста педагог һәм завуч буларак танылды. Олы кызы Лилия "Балтач сөт-май комбинаты"нда бухгалтер-икътисадчы булып эшли. Бик тәртипле, ипле, әдәпле әниләре Сөмәя белән матур аралашып яшиләр.
Үзенең гомере дәвамында кылган игелекле гамәлләре замандашлар хәтерендә матур истәлек булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев