Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пасханың күңелле мизгелләре яки әтием истәлеге (+фото)

Әтием вафат булганнан соң бәйрәмгә әнием алып бара иде, әниемне дә югалткач бу эш әбиемә калды. Рәхмәт сиңа әбием әтиемнең каберенә дә алып барганың, аның туганнары белән дә очраштырып яшәгәнең өчен!

Мин кечкенә вакытымнан бирле һәр елны әтиемнең туган авылы Субашка Пасха бәйрәменә барам. Апаларым мине йомырка җыярга алып чыгалар. Ул җыелган йомырканың, чупа-чупс белән конфетларның, печеньеларның күплеген күрсәгез! Мине күргәч: “Кунак кызы да бар икән, әй җаным, үзебезнең авыл кызы икән бит”, – диләр. Бу сүзләрне ишеткәч миңа шундый рәхәт була. Җыелган күчтәнәчләремне авылга алып кайтып апаларыма, сеңелләремә һәм энеләремә бүлеп бирәм. Быел да бардым мин бәйрәмгә, ләкин йомырка җыярга чыкмадым, чөнки быел мин “зур” үскәнмен икән инде, оялдым. Барыбер Пасха йомыркасыз калмадым, әтиемнең апасы Галина апам минем өчен генә күпме күчтәнәчләр хәзерләп куйган. Ә башка балаларга хәзерләп куйганы әллә ничә подноста һәм чиләкләрдә. Әтием вафат булганнан соң бәйрәмгә әнием алып бара иде, әниемне дә югалткач бу эш әбиемә калды. Рәхмәт сиңа әбием әтиемнең каберенә дә алып барганың, аның туганнары белән дә очраштырып яшәгәнең өчен!

Эльвина Иванова

Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев