Паспорт тапшыру "Халыклар дуслыгына" күчкәнме?
Районның ГХАТ (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре Чепьяда урнашкан "Халыклар дуслыгы" музеенда 14 яше тулган укучыларга паспорт тапшыру тантанасы оештырдылар.
Паспортны укучыларга тантаналы төстә район миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды. Бу чарада шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, "Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиев, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм музей хезмәткәрләре дә катнашты. Алар балаларга фатиха итеп, "Районыбызның 14 яше тулган яшь гражданнары, Сез паспорт алган бу көнне зур бәйрәм буларак кабул итсәгез иде!" дип, теләк-тәкъдимнәрен ирештерделәр.
Чыннан да, әлеге көн укучылар күңелендә озак сакланыр. Аларга биредәге хезмәткәрләр музей заллары буйлап экскурсия оештырдылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев