Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты

Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш.

Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Безнең коллективларда вакцина ясаткан һәм медицина буенча каршы күрсәткечләре булган кешеләр эшләвен дәвам итә. Вакцина ясатудан баш тарткан кешеләр читләштерелергә яки дистанцион форматка күчәргә тиеш», — диде республиканың баш санитар табибы.

Мәҗбүри вакцинация турындагы карар нигезендә,  прививкасыз, әмма медицина буенча каршы күрсәткечләре булган хезмәткәрләр барлык эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп эшләүне дәвам итә алалар, әмма андый хезмәткәрләр 20 проценттан да артмаска тиеш.

Элегрәк «Татар-информ» республикада мәҗбүри вакцинация үткәрү турында җентекләп хәбәр иткән иде.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакциналау