Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Павел Матвеев - авылның хөрмәтле кешесе

Сизнер райондагы башка удмурд авыллары кебек  бик төзек, табигатьнең матур кочагында, мәхаббәт урман каплаган тавы, Арборка елгасы буенда урнашкан, эшчән халык яши торган авыл. Авылда 43 хуҗалык булып, 200 ләп кеше яши. Смәел җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең күп кенә алдынгы терлекчеләре, механизаторлары Сизнер авылыннан.

Җәмгыятьнең 1100 савым сыерга исәпләнгән мегофермасында  нигездә  сизнерлар эшли. Алар вахта автобусы белән Смәелгә йөреп эшлиләр. Авыл заманча яшәргә омтыла. Сизнерның  бик күркәм  мәдәният йорты бар, ике кибет эшли, яңа ФАП ачылды. Әмма, авылның төп матурыгы аның эшчән, булдыклы, бердәм   кешеләрендә . Авылда  өлкән яшьтәге кешеләр булу аеруча куанычлы, алар авылның җаны тарихлары . Бүгенге язмабыз шушы көннәрдә 85 яшьлек юилеен билгеләп үткән Матвеев Павел ага турында. Ул бу гомер бәйрәмеңә зур, авыр да, соклангыч та тормыш юлы узып килде Бу чорда туганнарга ил тарихындагы иң тетрәндегргеч, авыр вакыйгаларның шаһите булырга туры килә. Павел агай 1935 елның 26 июнендә, җиләкле җәй айларында Сизнер авылының хөрмәтле кешеләре булган Алексей агай белән Анисия апа гаиләсендә төпчек, алтынчы бала булып , абыйлары Григорий, Иван, апалары Мария, Анна, Юлиядән  соң дөньяга килә.  1941 елның 22 июнендә  Бөек Ватан сугышы башлану ,бу чор балалары өчен зур фаҗига була.  Сугыш бу гаиләгә дә зур кайгылар, югалтулар китерә. Әтиләре  Алексей агай сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Аннан соң абыйларың Григорий, Иван да кулларына корал алып Ватанны сакларга китәләр. Башка инде аларга әтиләрен  дә, абыйларын  да башка күрергә насыйп булмый, алар сугыш кырларында ятып калалар.  Бер гаиләдән өч корбан!  Әле сабыйлыктан да чыкмаган  өч апасы, төпчек малай Павел , аңа  әле 4 кенә яшь, әниләре Анисия апаның бердәнбер терәкләре, куанычлары булып калалар. Аларга  бик иртә ачлы- туклы килеш, җиң сызганып эши башларга туры килә. Карт-карчыклар, хатын –кызлар белән бергә балалар да җәйге, көзге чорларда  печән хәзерләү, бәрәңге казу кебек колхоз эшләреннән дә калмыйлар. Барлык эшләр кул көче белән башкарыла. Тормышның иң зур авырлыкларын күргән, “Ухалла арбасын” тартып үскән буын балалары(1928-1945) еллар “Сугыш чоры балалары “дип тарихка кертеп калдырдылар. Шушындый авыр чорларда да, көзге эшләр тәмамлангач, балаларның укулары башлана. Павел Сизнерда 4 класс укып, укуын  Чепья мәктәбендә дәвам итә.  Монда 9 классны тәмамлаганнан соң, ул тормыш авырлыклары белән укуын ташлап ,  колхозда эшли башлый.  Әле бу гаиләгә  тагын бер  зур югалту килә. Күршедәге  Чочаков Симен агайларда (“Камаз  Семен”- кушаматы) ут чыгып, аларның  өйләренә  дә каба. Йорт- җирсез калалар. Бу 1957 ел. Тормыш авырлыклары Павел агайны   бик күп төрле һөнәрләрне өйрәнергә мәҗбүр итә.Ул  барыннан да элек, Сизнерда  бик булыклы балта остасы, столяр буларак  алдыңгылар рәтендә була. Колхоздагы, шәхси  хуҗалыклардагы  төзелешләр аның катнашыннан башка узмый. Аңа үзенә дә ике тапкыр  өй салырга туры килә. Зур тырышлык белән алар  бик матур итеп 1973 елда  икенче өйләрен  җиткерәләр,  йорт 1990 елда аны тагын да зурайтыла. Павел агай йортның барлык столярлык  өлешләрен үзе ясый. Тәрәзә кәчәкләрен ясап урнаштырыу, тәрәзә ишекләрне ясау һ.б. Юбилей көннәреңдә  аның  иң зур бәхете, пар канатлар булып яши торган хатыны Валентина апа булу. Валя апа да Сизнер кызы. Үзләре  әйтүгә караганда, аларның мәхәббәт  уеннары  иртә башлана. Валя апа:” Павел минем  арттан йөри башлаганда, әле миңа 16 гына яшь иде“,- дип искә ала. Биш ел яратышып йөргәннән соң, алар  1961 елда гаилә коралар. Валя апа да алар  кебек гаиләдә үскән, зур тормыш чыныгулары алган кыз була.  Ул 1941 елда Марков Николай абый белән Анна апа гаиләсендә туа. Әтисе Николай ага да сугыш юлларын узып, исән сау авылга кайтса да, 51 яшендә  авырулардан  бакыйлыкка күчә. Алар гаиләдә 4 бала үсәләр. Апалары Мария, Екатерина инде вафатлар. Валя апа белән энесе Марков Семен узара ярдәмләшеп  Сизнерда яшиләр. Павел ага белән Валя апаның   ике кызлары , бер малайлары туа.  Малайлары Пантелимон гына вакытсыз вафат булды.

Бүгенге көндә кызлары Лида, Наталья гаиләләре белән матур гына яшиләр. Олы кызлары  Лида Чавал авыл хуҗалыгы техникумында укып, зоотехник профессиясе ала. Аны ул вакытлардагы “распределение” тәртибе буенча еракка,  Киров өлкәсенең   Верхошижем районының Сырда авылындагы колхозга эшкә җибәрәләр. Ул анда  Николай исемлем егеткә кияүгә чыга. Ике егет үстерделәр-Александр, Алексей . Инде Сашканың 2 кызы, Алешаның 1 кызы үсәләр. Наталья  Казанда техник училище тәмамлап, Ижевск заводында слесарь булып эшли.  Натальяның Герман кияү белән шулай ук ике егетләре бар: Саша, Валерик. Павел агайның, Валентина апаның    картаймыш көннәрендә ике кызларының  исән-сау булып, 4 онык, өч оныкчык. үсеп килү- иң зур байлыклары. Павел агай да, Валя апа да алдыңгы колхозчылар булдылар, аларга  колхозда күп төрле вазыйфалар башкарырга туры килде. Лаеклы ялга чыкканда Валентина апаның 47 ел(1957-2004), Павел агайның 40 ел (1957-1997) хезмәт стажлары  булды. Павел агай 85 яшьлек юбилее уңаеннан, күп еллык тырыш хезмәте өчен  Татарстан авыл хуҗалыгы Министрының  Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде. Павел ага юбилейны Сизнердагы иң өлкән ир-ат булып, Валя апа белән пар канатлар булып 61 ел яшәп каршылыйлар. Бергә яшәмәсәләр да, кызлары, оныклары аларның даими хәлләрен белеп , аралашып, ярдәмләшеп  торалар. Бу гаилә авылда иң хөрмәтле гаиләләрдән булуы белән бик  бәхетле .  

 

Смәел Ветераннар советы  рәисе Солтан Ибраһим улы Фатихов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев