Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Павильон – күңел ачу урыны түгел

Укучыларның Яңа Салавычтагы автобус көтү павильоны бик кечкенә һәм иске иде.

Әти-әниләр, борчылып, район башлыгына күмәк хат язгач, ярты ай дигәндә өр-яңаны эшләп куйдылар. Рәшит Ильясов җитәкләгән МДСУ-1 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчеләре павильоннан тыш тукталыш мәйданчыгын да асфальтлап, уңайлык тудырдылар.
Тик бу матурлыкка сокланырга да өлгермәдек, кичке маҗара яратучылар павильонны үзләре теләгәнчә файдалана башлады. Нәтиҗәдә чүп-чар, сыра-аракы шешәләре пәйда булды. Көзге якта шул тирәдә яшәүче бер мәрхәмәтлесе бу чүпләрне җыештырып, чистартып та йөрде. Кышкы чорда тәртип урнашкач, бу шөгыльләре онытылды, ахры, дип уйлаган идек. Тик көннәр җылыта башлау белән әлеге шешәләр кабат пәйда булды. Һәр павильон саен аерым җыештыручы куеп булмый бит инде, өстәвенә, бу мәктәп яшендәге балалар җыела торган урын. Нинди үрнәк күрсәтәбез?!
Фото: http://www.teleport2001.ru/tvs-media?page=9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250