Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез

Балтач һәм Кукмара районнары янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге жылыту чорында янгын куркынычсызлыгы чараларын искә төшерә!!!

Сезнең йортыгызда янгыннарны булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:


1.    Җылыту приборларын кулланганда изоляцияләнгән электр үткәргеченнән файдалану тыела.
2.    Янган предметлар янында электр җылыту приборларын куймагыз.
3.    Онытмагыз, өйдән чыгып киткәндә, барлык электр җылыту приборларын сүндерергә кирәк.
4.    Мичкә якканда бензин, керосин, һәм башка тиз кабынып китүче сыеклыклар куллану тыела.
5.    Мич авызыннан, мебель, урын-җирләр һәм башка җылытыла торган приборлар арасында ераклык 1,25 метрдан да ким булмаска тиеш.
6.    Онытмагыз җылыту сезоны башланыр алдыннан, һәм һәр өч ай саен дәвамында мичләрегезне корымнан чистартыгыз.
7.  Ярыклар, төзек булмаган ишекләр булган мичләрдән файдаланмагыз, төтен чыга торган урыннардан диварларның агач конструкцияләренә кадәр тиешенчә бүлемнәр булырга тиеш.
8.    Мич алдында очкын төшеп яну куркынычыннан саклаучы (предтопочный лист) бит 70х50 см дан да ким булырга тиеш түгел.
9.   Җылытыла торган мичләрне, кабызылган керосинкаларны, керогазларны, примусларны, электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
10. Электр челтәренә бер үк вакытта электр энергиясен (электр плитәсе, электрокамин, чәйнек һ.б.) кулланучыларны ялгамагыз, чыбыклар кызып янгын чыгуы бар.
11.  Стандарт булмаган, кулдан ясалган (үзегез ясаган) җылыту приборларын куллану җитди куркыныч тудыра.
12.  Барлык электр-көнкүреш приборларының төзеклеген күзәтеп барыгыз.
13.  Газ приборларын караучысыз калдырырга ярамый. Газ плитәсе өстендә кием киптерергә ярамый.
14.  Фатирда газ исе булган очракта электр уты кабызырга, шырпы кабызырга, тәмәке тартырга, ачык ут кулланырга ярамый. Бу очракта кичекмәстән авария хезмәтен чакыртырга һәм аның килеп җиткәнчегә кадәр бинаны җентекләп җилләтергә кирәк.
15. Газүткәргеч кранын ачып, газ приборларының краннары ябылганмы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Газ горелкасын кабызыр алдыннан шырпы кабызырга, ә аннары кранын ачарга кирәк.
16.  Туңган торбаларны паяль лампасы яки факел белән җылытуга юл куймагыз.
17.  Газ плитәсе янганда, камин, мич яки электр приборлары янганда балаларны узлэрен генә өйдә калдырмагыз.
18. Янгын яки төтен барлыкка килгән очракта, кичекмәстән 101, 112, 01 телефон номеры буенча хәбәр итегез, төгәл адресыгызны әйтегез.  

Нурфат Яппаров,

Балтач һәм Кукмара районнары

янгын күзәтчелек эшчәнлеге

бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы