Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пенсионерлар өчен шатлыклы хәбәр

Аларның пенсияләре артачак.

Русиядә 2016-18 елларда индексация тулысынча үткәрелмәве сәбәпле, пенсионерларга алынмаган акчаларын түләп бетерергә тәкъдим итәләр. Дәүләт думасына инфляция аркасында алынмаган акчаларны түләүне күздә тотучы закон проекты кертелде.

Башлангыч авторлары хәбәр иткәнчә, 2016 елда пенсияләр нибары 4 процентка индексацияләнгән, шул ук вакытта реаль инфляция 13 процентка җиткән. 2017 елда пенсионерлар өстәмә сыйфатында бишәр мең сум акча алган, әмма ул елда пенсияләр индексацияләнмәгән, шул ук вакытта инфляция 5,4 процент тәшкил иткән.

Дәүләт думасында, түләнгән акчаларны исәпкә алып, пенсияләрне яңадан исәпләргә һәм пенсионерларга биреп җиткерелмәгән акчаларын түләргә тәкъдим итәләр. Әгәр закон проекты кабул ителсә, моңа бюджетка 963 миллиард сум тирәсе акча салырга туры киләчәк, ә пенсияләр һәм социаль түләүләр уртача 14,4 процентка артачак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: mk.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия