Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пенсия фондында ире яки хатыны үлгәч пенсияне ничек ала башларга икәнен аңлаттылар

Гражданнарга ире яки хатынының пенсиясенә күчкән очракта махсус түләүләр билгеләнми.

Пенсия күләме югарырак булган ире яки хатыны үлгәннән соң, тол калган ире яки хатыны үзенеке урынына аныкына дәгъва кыла ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсия фондында билгеләп үтүләренчә, тол калган ире яки хатыны, пенсия яшенә җиткән яки инвалид дип табылса, туендыручысын югалту очрагы буенча түләнә торган пенсиягә күчә ала, әмма мондый күчеш һәрвакытта да файдалы түгел.

«Туендыручысын югалту очрагы буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү картлык буенча пенсиягә караганда 50 процентка кимрәк. Шунлыктан тол калган ире яки хатыны пенсияне, аның иренең (хатынының) пенсиясе элек күпме булса, шул күләмдә ала алмаячак», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, гражданнарны ире яки хатынының пенсиясенә күчкән очракта махсус түләүләрнең (әйтик, төньякта эшләгән өчен яки авыл стажы) булмавы хакында кисәттеләр. «80 яшькә җиткәч тә пенсия күләме артмый», - дип белдерделәр Россия Пенсия фондында.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия