Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пенсия нигә артмый

Пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсе бүгенге көндә бик күп сораулар тудыра.

Бу елның февраль аенда индексацияләнгән пенсияләр уңаеннан мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Февральдән пенсияләрнең страховка өлеше 5,4 процентка күтәрелде. Әмма 385 нче Федераль закон нигезендә 2016 елдан башлап, бары тик эшләмәүче пенсионерларның гына пенсияләре арта. Димәк, кеше 2015 елда пенсиягә чыгып, бүгенге көнгә кадәр эшен дәвам итә икән, аңа пенсия индексациясез түләнә. Ә эшләүдән туктаган очракта пенсиясе индексацияләнәчәк, ләкин шул ук айдан түгел. Чөнки пенсияне арттырыр алдыннан эш бирүчеләрдән алынган мәгълүматларны эшкәртергә, программага кертергә һәм пенсияне яңа күләмдә түләү турында карар чыгарырга кирәк.
Мәсәлән, пенсионер бу елның февралендә эштән туктаган икән, барлык мәгълүматларны ачыклап, индексация коэффициентларын кулланып, аңа яңа пенсия исәпләү өчен өч ай вакыт таләп ителә һәм инде арткан пенсия июнь аенда гына түләнә. Мәсәлән, пенсионер 2016 елда эшләгән һәм 2017 елда да эшли икән, аның пенсия күләме башта 2016 елда тиешле булган - 4 процентка, аннан соң 2017 ел өчен каралган 5,4 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, эштән туктаган очракта пенсия артачак,моӊа бары вакыт кирәк. Моның өчен гариза язарга кирәк түгел, чөнки закон буенча һәр оешма үзенең эшчеләре турында Пенсия фондына ай саен мәгълүмат тапшырып барырга тиеш, шунда барысы да чагыла.
Фото: yandex.ru
Чыганак: http://www.pfrrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250