Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм Асаев: "Гөлназ көй чүлмәге иде"

Гөлназның әнисе Лилия белән яшәгән чорны җырчы болай искә ала:

“Лилия белән яшь, нәрсәнең-нәрсә икәнен дә чамаламаган вакытта гаилә кордык. Икебез дә кызу, компромиссларга авыр бара торган кешеләр идек. Барыбер яшәп бетереп булмас иде. 6-7 еллык уртак тарихтан соң да һушка килер өчен шактый вакыт кирәк булды – җилкәдән авыр йөк төштемени... Кемнеңдер яхшы, кемнеңдер начар булуыннан да түгел ул – бер-беребезгә гаилә өчен туры килмәгән пар булганбыз. Аны аңларга яшьлек кенә комачау иткән. Әмма, шөкер, матур мөнәсәбәтләрдә калдык – кызыбыз Гөлназ безне сөендереп үсте, — дигән ул “Шәһри Казан” журналистына.

“Гөлназны яшь тә өч айдан минем әти-әни алып калып тәрбияләде. Укырга кергәнче диярлек ул авылда үсте, авылдагы балалар бакчасына йөрде. Ул яктан әнкәйнең өченче баласы белән бер инде ул Гөлназ – Алланың рәхмәте яусын әнигә! Әтисе төсле үк көй чүлмәген кочып-сөеп кенә үстерештеләр. Әни һаман көлеп искә ала әле: пырылдап кайткан бу бакчадан, табын тулы, суыткыч тулы җаның ни тели, шул ашарга бар бит инде. Бу, «берни дә юк» дип зарланып йөри икән. Әбисе, нәрсә кирәк соң сиңа, нәрсә җитми, кызым, дигәч, суыткычны шапылдатып: хет сагыз-мазар булсын иде инде, ди икән кечкенә Рөстәмовна”, дип яза Кызыл таң.

 

 

Фото: "Татар тудей" сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым