Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пенсиягә өстәмә 10000 сумны ничек алырга?

Артык берни дә эшләргә кирәкми.

Россиянең пенсия фондында Владимир Путин фәрманы белән пенсионерларга билгеләнгән бердәм өстәмә 10000 акчаны алу тәртибен аңлаттылар.

Ведомствода ассызыклаганнарча, акча алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләүләр пенсия фонды мәгълүматлары нигезендә күчәчәк. Әгәр дә пенсионер пенсиясен банк картасына ала икән, димәк, өстәмә акча да шунда күчәчәк. Әгәр дә пенсияне почта хезмәткәре китерсә, 10000 сумны да ул алып киләчәк.

Пенсия фондында шулай ук әлеге өстәмә акчадан бернинди штрафлар да, түләүләр, кредитлар да алынмаячак дип искәрткәннәр.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие