Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пенсияләрне яңача исәпләү нәрсә вәгъдә итә?

2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә пенсияләрне яңача исәпләү тәртибе гамәлгә кертеләчәк.

Яңа пенсия кагыйдәләре нинди булачак? Алар бүгенге пенсия исәпләү формуласыннан нәрсәсе белән аерыла? Әлеге уңайдан без район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Рашит улы Нотфуллинга мөрәҗәгать иттек.
- 2015нче елның 1нче гыйнварыннан билгеләнгән пенсия ике өлештән торачак: иминият пенсиясе һәм тупланма пенсиясе. Яңа кагыйдәләр буенча, беренче чиратта, пенсиягә чыгучының хезмәт стажына зур әһәмият биреләчәк. Ягъни беренче тапкыр «еллык пенсия коэффиценты» дигән төшенчә керәчәк. Бу коэффициент буенча һәр ел саен кешенең хезмәт эшчәнлеге бәяләнәчәк. Монда исә кешенең стажы һәм хезмәт хакы исәпкә алына.
- Бу ни дигән сүз соң?
- Иминият пенсиясен исәпләп чыгарганда һәр ел өчен шушы балларны кушып санаячаклар. Рәсми (еш кына аны «ак» дип атыйлар) хезмәт хакы гына исәпкә алына. Ул никадәр зуррак икән, баллар да күбрәк була. Пенсиягә чыкканда аларны Россия Хөкүмәте билгеләгән балл бәясенә тапкырлаячаклар.
Иминият пенсиясе составында тагын фиксацияләнгән түләү дә булачак, ул пенсиянең бүгенге база өлешенә тәңгәл килә. Пенсиянең тупланма өлеше, исеменнән үк аңлашылганча, ул кешенең пенсия тупланмалары. Бу сумма пенсия түләнәсе шартлы айлар санына, ягъни кеше пенсиягә чыккач уртача яшәячәк вакытка бүленә (хәзер ул 228 ай тәшкил итә). Барлык пенсия балларын аларның бәясенә тапкырлап, шуңа фиксацияләнгән түләү белән тупланма пенсиясе дә кушып, лаеклы ялга чыккач алачак пенсия күләме исәпләп чыгарыла. 2015 елда фиксацияләнгән түләү 3935 сум булыр дип көтелә, ул ел саен инфляция зурлыгына артачак.
Яңа кагыйдәләр буенча, картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен ир-атлар 60 яшькә, хатын-кызлар 55 яшькә җитәргә һәм ким дигәндә 15 еллык хезмәт стажлары, җыелган 30 баллары булырга тиеш. Минималь хезмәт стажы турындагы таләпне акрынлап кертәчәкләр. 2015 елда ул 6 ел (хәзер 5 ел), 2016 елда 7 ел булачак, ягъни ел саен 1 елга арттырылачак. Әгәр бу шартлар үтәлми икән инде, гражданин социаль пенсиягә исәп тота ала. Моның өчен хатын-кызларга - 60, ир-атларга 65 яшь тулган булырга тиеш.
- Стаж димәктән, яңа тәртип буенча бала карап өйдә утырган, армиядә хезмәт иткән, эш таба алмый үткәргән вакытлар исәпкә алыначакмы?
- Алар өчен башка төрле коэффициентлар билгеләнәчәк. Мәсәлән, армиядә хезмәт иткән һәр ел өчен 1,8 коэффициент; 1,5 яшькәчә җиткәнче бала карау стажга кертелә һәм беренче бала өчен 1,8 балл, икенчесе өчен 3,6 балл һәм аннан соңгысы өчен 5,4 балл, I төркем инвалидны, инвалид баланы, 80 яшьтән узган кешене караган һәр ел өчен 1,8 балл өстәләчәк.
- Әлеге яңа тәртип инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсиягә чыгучыларга да кагыламы?
- Әйе, пенсиягә ташламалы шартларда чыгуның барлык шартлары да саклана. Әмма яңа кагыйдәләр буенча, пенсиягә соңрак чыгу отышлырак булачак. Әгәр дә пенсия яшенә җитеп тә, пенсияне билгеләтмичә эшләвеңне дәвам итсәң, ул вакытта пенсия сизелерлек артачак.
Яңа формула бүгенге пенсионерларга һәм быел пенсиягә чыгучыларга кагылмаячак. Пенсия алучыларга баллар буенча исәп-хисап ясалачак, әмма пенсия күләме үзгәрмәячәк һәм кимемәячәк.
Районда күпчелекне тәшкил иткән авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне сөендерәсе килә: әгәр авыл хуҗалыгы тармагында 30 ел эшләсәң, авыл җирендә яшәсәң һәм эшләүдән туктасаң, фиксацияләнгән түләү 25 процентка артыграк булачак. Әмма бу яңалык 2016 елдан гына гамәлгә кертелә.
Әңгәмәдәш - Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА
Фото: http://www.gazeta.ru/infographics/business/novaa_formula_rasceta_pensii.shtml

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250