Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Петросянның баласы туган?

Юморист Евгений Петросян һәм аның ярдәмчесе Татьяна Брухунова әти-әни булганнар. Starhit басмасы язуынча, имеш, 2019 ел ахырында туй уйнаган парның баласы туган.

“Алар якыннары белән генә уртаклашты,  нәнинең кызмы, малаймы икәнлеген әлегә әйтмиләр. Икесе дә бик бәхетлеләр”, — ди, имеш, ир белән хатынга якын чыганак. Бәби Дубайның бер медицина үзәгендә туган, ди.  

Starhit мәгълүматлары буенча, 74 яшьлек Петросян белән 31 яшьлек Брухунова бәбине Гарәп Әмирлекләрендә табар өчен Дубайга махсус очканнар. Instagram-аккаунтларында алар ялда төшкән фотосурәтләрен даими урнаштырып бара. Шул ук Starhit-ка ышанган хәлдә, ирле-хатынлы суррогат әнигә мөрәҗәгать иткән, имеш. Бу хезмәт аларга 5 миллион сумга төшкән. Петросянның бу икенче баласы, аның Викторина исемле кызы бар инде. Брухунова тәүге тапкыр әни булган. Мәгълүмат чаралары язуынча, артист ярдәмчесе белән  2019 елның ахырында  чәчләрен чәчкә бәйләгән. Әмма рәсми рәвештә бу ике эпатаж шәхес әлеге мәгълүматны берничек тә расламады.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru

Фото: prikol.is

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28621

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев