Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Петуния шау чәчәккә күмелсен өчен

Петунияләр көзгә кадәр чәчәк атарга сәләтле булсалар да, җәй урталарыннан алар «пеләшләнә» башлый, ботаклары озынаеп, чәчәкләре сирәкләнә.

Аларны чын мәгънәсендә чәчәккә күмүнең бер сере бар. Бәясе 20 генә сум булган бу тылсымлы препаратны барыгыз да белә.

20 сумлык ул тылсымлы препарат – бор кислотасы. Бор үсемлекләрнең чәчәк бөреләре барлыкка килүне стимуллаштыра.
Үсемлеккә бор җитмәгәнен ачыклавы кыен. Бор кытлыгы аркасында аның чәчәк атуы, җимеш бирүе тоткарлана. Петунияләргә дә кагыла ул. Беренче билгеләр инде июнь урталарында ук күренә башлый. Петунияләрнең чәчәк бөреләре азрак ярала, ботаклар шәрәләнә.

Бу проблеманы чишүе бик тиз. Моның өчен үсемлекне әледән-әле бор кислотасы белән ашлап тору да җитә. Борның суда эретелгән сыекчасын яфракларга да сиптерәләр, туфракны да ашлыйлар.

Бор сыекчасын ничек дөрес әзерләргә?
Бор кислотасы 10 граммлы пакетларда сатыла. Каптагы язуга игътибар итегез, борның концентрациясе 98 процент булсын. Сатуда 10–17 процентлылары да була.

Бор кислотасы салкын суда эреми. Иң элек аны ярты литр кайнар суда эретергә кирәк. Үсемлекләргә сипкәндә 10 литр суга әлеге сыеклыкның 100 миллилитрын гына кушып кулланасы. Ә артып калганын җәй буена файдаланырга була.
10 литр ашлама чәчәкләргә генә сибү өчен күп дисәгез, помидор, кыяр, борыч, җиләккә дә сибә аласыз. Бор алар өчен дә бик кирәкле микроэлемент.

Тагын бер сер
Петунияләрнең чәчәк бөреләре азаеп, яфракларының төсе китсә, бу – хлороз.
Мондый халәт күбесенчә кашпода, вазонда үскән петунияләрдә күзәтелә. Үсемлекләргә сибелә торган суда кальций тозлары күп, бу исә савытлардагы туфракны селтеләндерә. Андый туфрактан тамырлар файдалы микроэлементларны үзләштерә алмый.

Нишләргә? Бу очракта да арзанлы гына бер ысул ярдәмгә килә. Ул – лимон согы. 1 литр суга 10 тамчы лимон согы тамызып, чүлмәктәге 1 литр туфракка 50 мл күләмендә сибелә. Кашпо 10 литрлы булса, 500 мл сыеклык кирәк.

https://vk.com/avulselo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев