Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Петуния шау чәчәктә утырсын өчен

Бик күп хуҗабикәләр петуния гөленә зур өстенлек бирә, аны бакчаларда да, тәрәзә төпләрендә дә яратып үстерәләр.Әмма һәр гөл кебек ул да тәрбия сорый. Петуния шау чәчәктә утырсын өчен нишләргә кирәк?

Петуниянең тамыр системасы бик көчле, шуңа күрә аңа туфрак күп кирәк. Бер төп үсемлеккә 5 л туфрак исәбеннән утыртыр урын сайлагыз. Әгәр савытка утыртасыз икән, 10 л чүлмәккә ике генә төп чәчәк сыя дигән сүз. Петуния тукланырга ярата, шуңа күрә аны ике атна саен туендырып торырга кирәк.

Үскән чакта азотлы ашламалар кертегез. Бөреләнгәч, фосфор һәм калийга мохтаҗ. Тамырга исә комплекслы ашламалар мөһим. Петуниягә тимер дә кирәк. Зур үсентеләрне һәр 5 көн саен ашлыйлар. Чәчәк кара черек авыруына тиз бирешә, шуңа күрә суны чама белән генә сибегез. Чәчәге сулган бөреләрне өзеп ташлагыз. Шулай иткәндә үсенте бар көчен яңа чәчәкләргә юнәлтә, ди белгечләр.
Фото: ogorodsadovod

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250