Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пиде пешерә беләсеңме? (Рецепт)

Бик тиз пешерелә торган төрек ризыгы пиде. Камыры юка, эчлеге йомшак һәм сусыл була.

Камыр өчен 2 стакан он, 1 стакан су, 5 грамм коры чүпрә, бер чеметем тоз, 1 аш кашыгы сыек май (зәйтүн) кирәк.

Эчлеккә: 300 грамм фарш, 1-2 помидор, 1-2 суган, тоз, борыч, кориандр, тмин, кунжут, йомырка сарысы.

Иләнгән онга чүпрә болгатабыз, тоз сибәбез, су өстәп камыр басабыз. Сыек май салып, яхшылап басып бетерәбез. 1 сәгать кабарткач, әзрәк баскалап куябыз, тагын 10 минутлап тора. Эчлек өчен вак итеп туралган суганны кыздырып алабыз, аңа фаршны өстәп тагын кыздырабыз. Кабыгы салдырылган помидорны турап салабыз. Тоз, борыч, кориандр (кем нәрсә ярата инде) өстибез. Әзрәк су салып, 10-15 минут кыздырабыз. Камырны 2 озынча түгәрәк итеп җәябез. Эчлекне салып, кырыйларын бөгеп чыгабыз, кырыйларына йомырка сарысы сылыйбыз, кунжут сибәбез дә 180 градуста 20-30 минут пешерәбез.

Айгөл Мәҗитова.

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә