Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Питрау да үтте

12 июль көнне биктәшлеләр зурлап Питрау бәйрәме үткәрделәр.

Үз көчләре, үз инициативалары белән инде өченче мәртәбә райондашларга зур бүләк ясады алар. Юкса, югары постлар биләүче спонсорлары да юк, гап-гади 64 хуҗалыклы авыл бу.
Бирегә килгән кешеләрне, агылган машина ташкынын күреп, ирексездән: «Ярата да безнең халык бәйрәмнәрне!» -дип куясың. Үзләре дә елдан-ел кызыклырак, күңеллерәк программа, саллы бүләкләр белән җәлеп итә беләләр шул! Ат чабышында гына да ике дистәдән артык чабышкы ярышты. Безнекеләрдән тыш Мари Иленнән, Киров өлкәсеннән дә килгәннәр иде.
Бәйрәмне үзебезнең егетләрдән торган «Рәвешләр» юмор төркеме алып барды, җырчы Мөнир Рахмаев, үзешчән коллективлар чыгыш ясады. Ярышлар мәйданда да, Шушмада да барды - катнашучылар шулкадәр күп, халык бик актив булды. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.
Ә икенче көнне шул урында балалар өчен Сабантуй үткәрделәр.
Фотолары белән baltaci.ru сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250