Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пиво сөреме, колак тондыргыч һәм күз камаштыргыч дискәтүк

Бу шимбәдә чират буенча ирекле халык дружинасы членнары буларак, район эчке эшләр бүлеге юлламасы буенча Чепьяга бардык. Анда Балтач «Хыял» яшьләр үзәгеннән килеп, дискәтүк үткәрәләр диделәр.

Мәдәният йорты янында эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Элдар Сәгтдинов каршы алды. Дискәтүк залында колак тондыргыч көчле музыка, зал тутырып сикерешкән төрле төсләрдән күзләр камаша. Менә малай замана, яшьләргә ошыйдыр инде күрәсең, өлкәннәр чыдарлык түгел монда дип, дип чыгып киттек. Ике кыз «сикереп» калды.
Сәгатъ 10нар тулып киткәч тагын бер кереп чыктык. Колак тоңдыргыч, күз камаштыргыч дәртле музыкага төрлечә боргаланучы, сикергәләүче яшьләр шактый җыелган иде инде. Күбесе кызлар. Егетләр урамда. Төн уртасына кадәр диярлек эшләүче кибет, пивной бар тирәсеннән китә алмыйлар. Мәдәният йортыннан читтә, караңгырак почмакларда пиво чүмәрүчеләре күп. Пиво сөременнән башлары томалана башлаганнары дискәтүккә керә тора.
Әнә берсе мәдәният йортының ишек төбендә үк тәмәке пыскыта башлады. Җәмәгать урынында ярамый, дип кисәтә участок инспекторы. Кайда язылган ул, законны күрсәт, дип карыша егет. Тәмәкесен ташларга, яки читкә китәргә уйламый да. Участокка алып кереп, беркетмә тутырып, 500 сум штраф салды үзенә.
Арттан үзе шикелле башлары пиводан томаланган иптәшләре дә ияреп йөрде егетнең. Каядыр сугышалар дигән хәбәр килде. Полиция машинасы белән китеп, караңгы почмакларны, пивной бар, кибет тирәләрен әйләнеп кайттык. Яшьләр күп, Әмма сугышалар дигәне ялган хәбәр булып чыкты.
Әти-әниләренә дискотекага барабыз дип чыгып киткән балалар инде болар ди участок инспекторы урамда пиво эчеп йөрүчеләргә ачуы килеп. Килерлек тә шул. Без 11дә кайтабыз да ятабыз. Әле аңа иртәнгә чаклы пиво эчеп миңгерәүләнгән яшьләрне саклап йөрисе. Хәвефле дә, җаваплы да хезмәт. Ходай сабырлык бирсен үзләренә.
Фото: http://liveangarsk.ru/image/101719-dnd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250