Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015” халыкара балалар иҗаты конкурсында катнашырга онытма

Мәктәп укучылары, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында тәрбияләнүчеләр арасында экология буенча "Планета саулыгы? Минем кулда! - 2015" ("Здоровье планеты? В моих руках") халыкара балалар иҗаты конкурсы оештырыла.

Конкурска рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), кулдан ясалган эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәрләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә. Хезмәтләр әйләнә-тирәне саклауның көнүзәк аспектларына, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауга, экологик проблемаларны чишүгә багышланырга тиеш. Конкурста 17 яшькәчә балалар һәм үсмерләр катнаша ала.

Конкурсның максаты - экологик белем бирүне үстерү, яшь буында экологик культура, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сак караш формалаштыру, шулай ук үсмерләрне планетабызның табигать мирасын саклау өлкәсендәге проблемаларны чишүгә җәлеп итү.

Эшләр Мәскәү шәһәре, Зур Татар урамы, 35нче йорт, 7нче корылма, 417нче офис адресы һәм ecobez@list.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
Чыганак: tat.tatar-inform.ru
Фото: http://clicr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250