Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пластик чималдан ясалган дөгене ачыклау өчен 3 ысул

Синтетик дөгене чыныннан бер карауда аерып та булмый. Шулай да түбәндә китерелгән өч ысул белән дөгене тикшереп карасагыз була.

Кытайлылар дөгене кырда үстермичә, крахмал һәм пластиктан ясарга өйрәнгән. Синтетик дөгене чыныннан бер карауда аерып та булмый.  Шулай да түбәндә китерелгән өч ысул белән дөгене тикшереп карасагыз була.

1. Савытка су агызыгыз һәм бер уч дөге салыгыз. Ялган дөге бик җиңел, ул өскә калкып чыгачак. Чын дөге авыр, төпкә батарга тиеш.

2. Тимер кашыкка дөге салып, сак кына яндырып карарга кирәк. Ясалма дөге янганда пластик исе чыгачак.

3. Алдагы тикшерүләрдән соң да шигегез калса, дөгене пешереп, чынаякка салыгыз. Азрак суынгач, каплагыз һәм өйдә 2-3 көн тотыгыз. Шул вакыт эчендә чын дөге өстендә күгәрек үсә башлый. Синтетик дөге яңа гына пешергән кебек ап-ак торачак.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр