Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пластик пакетлар:файдамы, зыянмы

“Роспотребнадзор” кибетләрдә бер тапкыр файдаланылучы пластик пакетлар сатуны этаплап киметү турында закон проектын әзерләүгә тотынган. Якын киләчәктә пластик пакетларны файдалану бөтенләй бетереләчәк дип белдерә әлеге хезмәт.

Бу башлангычны Табигать һәм тирә-як мохитне саклау министрлыгы яклап чыккан да инде. Пластик пакетларны сатуны чикләү тирә-як мохиткә тискәре йогынтыны киметәчәк дип белдерә әлеге министрлык. Экологлар бу чараны профиль проектына һәм тыюны 2024 елга кертергә кирәк дип саный.

Ә бит, төптәнрәк уйлап карасак, яхшы фикер, минемчә. Хуҗалыктагы атнага бер тапкыр чыгарыла торган чүпнеӊ яртысыннан артыгы нәкъ шул пластик пакетлар бит. Башка товарларны төргәндә дә пластикны киӊ кулланалар. Галимнәр әйтүенчә, полиэтилен пакет табигатьтә 400-500 ел таркала. Ел саен океанга һәм диӊгезләргә 6 миллион 300 меӊ тонна чүп ташлануын искә алып, аныӊ 90 проценты пластик эшләнмәләр икәнен фикерләсәк, безнеӊ киләчәгебездә нәрсә көткәнен күз алларга мөмкин.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пластик пакетлар