Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Плюсләре дә үзләренә, минуслары да

Нөнәгәр авылында яшәүче Закировлар районыбызда иң тырыш гаиләләрнең берсе.

Атлар да үстерәләр, кош-корт асрыйлар, умарталары, кибет-кафелары да, тракторлары да бар, әле ассенизатор машиналары белән ул як халкына юынтык сулар суырту буенча да хезмәт күрсәтәләр. Менә шушы кадәр төрле юнәлешне берләштереп алып бару өчен нинди булырга кирәк икән?! Фәйрүзә белән үз эшеңне булдыруның плюсләре, минуслары турында сөйләшәбез.

– Әниләрем Нөнәгәр-неке булса да, алар Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә яшәде. Мин дә шунда туып-үстем. Нөнәгәр егете Рафис Закировка тормышка чыктым, менә утыз ел инде шунда яшибез, – ди ул. – Мин монда килгәндә инде Рафисларның кортлары бар, аны әтиебез Садыйк карый иде. Ничектер мин дә булышкалап йөрдем. Ун еллап элек Рафис үзе дә кортлар белән кызыксынып китте. Инде бу вакытта теге кортлар үлеп беткән иде. Чакмый торган нәселле кортлар алдык, акрынлап үрчетәбез. Балны күпләп сатабыз димәс идем, үзебезгә, күчтәнәчкә, чәк-чәкләр ясарга кафега тотабыз... Белемем буенча мин бухгалтер-икътисадчы идем. Нөнәгәрдә шәхси кибет ачтылар да, шунда эшли башладым...

2007 елда Закировлар, арендага бина алып, үз кибетләрен булдыра. Уңышлы гына эшләп китәләр. Әмма бина хуҗалары аренда срогын озайтмый. Аптырап калмыйлар: бу юнәлешнең нечкәлекләрен аңлый-тоя башлаган Закировлар Чутай авылында кибет төзеп чыгалар. Ор авылында да элекке райпо кибетен арендага алалар. 2011 елда райпо әлеге кибет янәшәсендәге биналарны да аукционга куя. Аны да сатып алалар. Бер ел буе әйбәтләп ремонтлап, ул өлешендә «Бәйрәм» кафесы оештыралар. Ул еллар өчен кечкенә бер авылда заманча зәвыклы кафе ачылу үзе бер вакыйгага әйләнә. Көндәшләр дә тик тормый бит. Күрше авылда тагын бер кафе ачыла.

– Аларның үз клиентлары, безнең үзебезнеке, – ди Фәйрүзә. – Беркайчан бер-беребезгә көндәш итеп карамадык. Шөкер, башта туйлар-юбилейлар гына үтсә, соңгы елларда никах мәҗлесләре, сыйныфташлар очрашулары да  үтә башлады. Өйдә үткәрелә торган Коръән ашларына, башка бәйрәмнәргә салатлар, төрле ассортименттагы кабымлыклар, камыр ризыкларына да заказлар бирәләр. Аларны өстәлгә алып кайтып куярлык дәрәҗәдә бизәп, матурлап та бирәбез. Бәлеш-гөбәдияләр, самсаларны бик күп пешерәбез. Аларны күчтәнәчкә алып барырга дип тә сорыйлар. Ярымфабрикатларны да яратып сатып алалар. Кафеда гади көннәрдә үзем генә эшлим. Камыр ризыклары пешерергә бик яратам. Иртән өчтә торып киләм дә, рәхәтләнеп эшлим. Заказлар күп булганда, ярдәмчеләр чакырам. Шулай ук юбилей-туйларда, башка мәҗлесләрдә эшли-булыша торган командабыз бар. Алар инде ышанычлы кызлар, килешеп эшлибез. Заказлардан тыш пешкән камыр ризыкларын үзебезнең һәм башка кибетләргә дә чыгарабыз. Эшебездән үзем бик канәгать, яратып эшләгәнгәме, бер авырлыгын күрмим. Фәйрүзә генә түгел, мең дә бер һөнәр иясе (шофер, тракторчы гына түгел, техникаларның серен белә, башкаларга аларны ремонтлап-көйләп тә бирә, кафеда исә балта остасы, электрик, сантехник... – бөтен хуҗалык эшләренә җаваплы) Рафис та шушы кадәр эшләрне һич авырсынмый башкара. Казанда яшәүче уллары Ришат, киленнәре Илүзә (бала белән декрет ялында булса да, ул Казанда да тик тормый, заказга тортлар, капкейклар пешерә), КФУның өченче курсында укучы кызлары Финзия дә атна саен ял көннәрендә авылда, әти-әниләренә бөтен бизнеста төп ярдәмчеләр. Гаилә бизнеслары, ләбаса...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр авылы Гаилә бизнес