Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Подполковник Галимуллин яки зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә...

Яшәү рәвешләре үрнәк булырлык, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләребез бик күп районыбызда. Шәхси состав белән эшләү буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе, подполковник Фәрит Галимуллин да шундыйлардан.

Фәрит малай чагыннан ук шофер булырга хыяллана, шуңа да мәктәпне тәмамлагач, Янил һөнәр училищесына укырга керә. Әмма армиядә хезмәт итеп кайткач, булачак һөнәренә карата фикерен үзгәртә, ул формалы кием, погоннар һәм устав буенча яшәү аныкы булуын аңлый һәм эчке эшләр бүлегенә эшкә килә. Хезмәт юлын Алабугадагы милиция мәктәбен тәмамлагач, шушы ук шәһәрдә башлый. Алты ел эшләгәч, Балтачка кайта. Инде ул еллардан да 4 дистәгә якын ел узган. 6 ел тикшерүче, калган чирек гасырын шәхси состав белән эшләү буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары вазыйфасында. Иң элек Илдус Әхмәтҗанов, соңрак Ринат Динмөхәммәтов, Равил Таҗетдинов белән килешеп, аңлашып эшләсә, бүгенге көндә Илдар Усмановның да якын ярдәмчесе. Шәхси составның эшчәнлеге өчен генә түгел, бүлектәге хезмәткәрләрнең үз эшләрен ни дәрәҗәдә белеп, һөнәри осталык күрсәтеп башкарулары өчен дә җавап тота Фәрит абый. Ә аның эшенә тел-теш тидерә торган түгел. Фәрит Гыйльфанович коллективтагы хезмәткәрләр белән яхшы мөнәсәбәттә, кешеләрнең холкын яхшы белә, максатына ирешүчән. Бу сыйфатлары аңа кадрларны сайлап алу һәм аларны тәрбияләү чорында да нык ярдәм итә.

Полициядәге җаваплы һәм мөһим булган әлеге тармакта 39 ел өзлексез хезмәт куючы офицер республикабызда бердәнбер. Гади авыл малаеннан подполковник дәрәҗәсенә күтәрелүе дә зур горурлык, казаныш дияргә кирәк.

Сер түгел, район эчке эшләр бүлеге егетләре-кызларының спорттагы уңышларының башында да Фәрит Галимуллин тора. Үзе дә спортны яраткангамы, әллә инде эшләре һәрчак физик әзерлекле булуны таләп иткәнгәме җитәкче ярдәмчесе спортка нык игътибар итә. Район эчке эшләр бүлеге командасының спорт буенча республикада 1нче, 2нче урыннан төшмәве шушы эшнең нәтиҗәсе. Әле менә шушы көннәрдә Балтач командасы Түбән Камада самбо буенча ярышлардан җиңүче булып кайтты. Кайда гына барсалар да, нинди генә спорт төре буенча чыгыш ясасалар да, җиңеп кайта безнекеләр. Һәм бу иң беренче чиратта Фәрит Гыйльфановичның эзләнүле тырыш хезмәте дияргә кирәк.

– Шөкер, бәхетле мин, – ди Фәрит абый. – Гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләндем. Тормыш иптәшем Лилия белән 27 ел тату гомер итеп, ике бала үстердек, янәшәмдә якын туганнарым, дусларым булды.

Үз эшен намус белән ихластан башкаручы, һәрдаим камиллеккә омтылучы  Фәрит Галимуллин эшендә генә түгел, райондашларыбыз арасында да туры сүзле, гадел булуы белән хөрмәт казана. Шуңа да 60 яшьлек гомер бәйрәмен ул тигез, матур тормыш белән балалары, якыннары һәм хезмәттәшләре хөрмәтендә каршы ала. Күптән түгел Кариле авылы кызы Резеда белән тормыш корган уллары Ирек тә әтисе юлыннан киткән, бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып эшли. Кызлары Зилә исә тел белгече, Мәскәү шәһәрендә яши. Фәрит абыйның тормышы түгәрәк, матур, рәхәт чагы. Киләчәктә дә шулай булырга язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей мөнәсәбәте илә