Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Полиция белән бердәм булсаң гына тәртип оеша

Полициянең бүген төп бурычларының берсе – халык өчен хезмәт итү.

Полициянең бүген бер генә бурычы бар – ул халык өчен хезмәт итә. Аның иминлеге, милкен, җәмгыятьтәге тәртипне саклау. Икенче яктан полициянең хезмәтен диңгездән энә эзләү белән тиңләргә кирәк. Кибеттән, оешмадан, шәхси йортлардан караклар әйберләр урлыйлар. Ул анда эзен дә, исемен дә калдырмый. Билгесезлектән эзләп табарга кирәк. Эчеп сугышуларны, үтерүләрне, машина белән булган хәвеф-хәтәрләрне табып дәлилләргә кирәк. Ә бу тормыш, бала туганнан картаеп үлгәнчегә кадәр кеше үзен яшәтүгә корылган тормыш бит ул. Кыска гана шушы гомерне без үзебез катлауландырабыз, күпме проблемалар тудырабыз. Бу тормышның никадәр кыйммәт, кадерле икәнен аңларга да, бер-беребезгә аңлатырга да теләмибез.   Әле шуның өстенә корылган гаиләләрнең яртысы таркалып бара. Менә шуннан сорау туа: ни дәрәҗәдә җаваплы карыйбыз бу мәсьәләгә?

 

Халык полициягә ни дәрәҗәдә булыша дигән сорау да туа. Яшәү рәвешенә сакчыл караш та әле җитеп бетми бездә. Полициядә булган сак хезмәте бүлегеннән дә тиешле дәрәҗәдә файдаланмыйбыз. Күп вакыт тиенне жәлләп зур суммаларны югалтабыз. Каравылчыларга иң түбән хезмәт хакы билгелибез яки анда иң түбән категория кешеләр куела. Бүгенге көндә видеокамералар белән тәэмин ителеш тә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Кеше мошенникларга да сабый бала кебек ышанмасын иде. Радио, газета, җитәкчелек корпусы һәм башка каналлар аша халыкка аңлату эшен көчәйтәсе бар.

 

Габделнур Газыймов, Балтач бистәсе

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев