Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Полиция Кыш бабае» юлга кузгала

Һәр ел саен районыбызда «Полиция Кыш бабае» исемендәге акция үткәрелә. Әлеге чара быел 20 декабрьдә башланып, 2019 елның 19 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Акция кысаларында Балтач районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук районның балигь булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре (районның спорт һәм яшьләр эшләре, социаль яклау бүлеге) үзара бүләкләр җыешалар.

Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегененең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясендә балаларына тиешле дәрәҗәдә тәрбия бирмәгән һәм аларга тискәре йогынты ясаучы 56 әти-әни исәптә тора. Шушы гаиләдә тәрбияләнүче баларга игътибар күрсәтү, куандыру йөзеннән «Полиция Кыш бабае» ел саен әлеге гаиләләргә килеп, сабыйларны сөендерә. Акциядә катнашучы һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләгән изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.


Ләйсән Шакирова,
эчке эшләр бүлегенең

балигъ булмаган балалар белән эшләү

бүлегенең өлкән инспекторы,

полиция майоры.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай