Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Полк исән, батырлар үлемсез, алар безнең янәшәдә (+фоторепортаж)

Бөрбаш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен 9 май - Җиңү көне, Хәтер көне, өлкәннәрне хөрмәтләү, олылау көне дә.

Алар бу көнгә иң матур җыр-биюләрен әзерли, күздән яшь чыгарырлык шигырь юлларын өйрәнә. Әнә алар бер атна алдан һәр ветеранга, сугыш чоры баласына бик матур котлау сүзләрен язып, бәйрәмгә чакырдылар. Моннан 3 ел элек укучылар шәфкатьлелек ярминкәсе уздырып, аларга бүләкләр алдылар, чәй табыны корып, сугыш чоры балаларын мәктәпкә җыйдылар. Бу Татарстан тарихында сугыш чоры баласын беренче мәртәбә шулай хөрмәтләү булгандыр әле. Әй куанды алар, күз яшьләре белән рәхмәт әйттеләр.
Сугыш аларның балачагын урлаган, ятим иткән, ничек хөрмәтләмисең аларны?! Ватан азатлыгы өчен киткәннәрнең яртысы да әйләнеп кайтмаган. Ә кайтканнарының күбесе кадер-хөрмәт күрми бакыйлыкка күчкән. Бүген Бөрбашта ветераныбыз Нурҗиһан апа Хөснетдинова гына исән. Ә без аларга бүгенге аяз күк, мул тормыш өчен мәңге бурычлы. Бүгенге митинг шуны раслады. Бәйрәмдә "Үлемсез полк" булып баскан оныкларның кулында яу кырында ятып калучыларның сурәте. Полк исән, батырлар үлемсез, алар безнең янәшәдә. Сугыш чоры балалары күз яше аша шуларны күзәтте, аннан мул табын артында сөйләшә-сөйләшә хәтерләрен яңартты. Ә соңыннан бәйрәмне оештырган өчен авыл җирлегенә, мәктәп коллективына рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250