Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Помидор белән кыярларны бергә бутамагыз!

Җәй көне өстәлебез түреннән помидор һәм кыярдан ясалган салат төшми, диярлек. Яшелчәләрне турадың, куйдың, бернинди авырлыгы юк бит, җитмәсә, бакчаңда үскән яшелчәләр бөтенләй бушка төшә.

Әлеге салат организмны файдалы матдәләр белән туендыра дип уйларга күнеккән без. Помидор белән кыяр, чыннан да, төрле витаминнарга бай, тик бер шарт белән, аларны аерым-аерым кулланырга кирәк икән. Моны табиблар раслаган. 
Бөтен хикмәт шунда ки, помидор һәм кыяр - антагонист-яшелчәләр. Помидорлар ашказанында - ачы, ә менә кыяр, киресенчә, селтеле мохит тудыралар. Организмда селте белән кислота бергә буталып тозлар барлыкка килә. 
Бу яшелчәләр бер үк вакытта ашказанында эшкәртелә алмый, чөнки моның өчен аңа төрле ферментлар бүлеп чыгарырга кирәк. Шуңа күрә әлеге яшелчәләрнең берсе эшкәртелгән вакытта, икенчесе эчәклектә чери. Нәтиҗәдә, бавыр һәм бөер белән проблемалар туарга мөмкин. 
Шуңа бу помидор һәм кыярдан ясалган салатларны ясаганчы, мең тапкыр уйлагыз. Чөнки аларның икесен бергә кушып тәмнүшкә ясасаң, корсак кабарып, күбеп китүе, газ бүленеп чыгару белән проблемалар булырга мөмкин. Һәм, хәтта, язва, гастрит сыман чирләр килеп тууы бар.

http://yashel-uzan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев