Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Помидор оны

Сезнең помидорларыгыз уңды. Суыткычта урын бетте, маринадлаганы белән базлар тулды яки сез банкалар белән мәшәкатьләнергә теләмисез. Ә калган помидорларны кая куярга соң?

Алай да була!

Сезнең помидорларыгыз уңды. Суыткычта урын бетте, маринадлаганы белән базлар тулды яки сез банкалар белән мәшәкатьләнергә теләмисез. Ә калган помидорларны кая куярга соң?

Он ясыйк!

Әйе, ул тәмле яшелчәне саклау өчен менә дигән шәп ысул.

Моның өчен помидорларны блендерда издереп, силикон коврикка җәеп электр киптергечкә куегыз.

Температура 80-90°Стан артмасын.

Катлам кибеп, шартлап сына башлагач, әзер дигән сүз. Аны кофе тарттыргыч аша чыгарабыз.

Порошокны иләк белән илибез. Аннан үтмәгәне укмашкан, кибеп җитмәгән өлеше, анысын онга кушмыйбыз.

Онны табага салып, тагын бераз киптереп алабыз.

Әзер онны ябык савытларда саклыйбыз. Ул ашка соусларга, гарнирларга бик яхшы тәмләткеч була.

Бер кг помидордан 50 граммлы банка бик шәп помидор оны чыга, дип яза RitaE с сайта Pixabay">Өмет.

 

Автор: Тухватуллина Алсу
Чыганак: Яндекс.дзен
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт помидор аш-су бүлмәсендә