Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Помидор үсентеләрен тәрбиялибез

Помидор үсентеләрен йод эремәсе белән тукландыру уңышны арттырырга ярдәм итә.

3 литр суга 1 тамчы йод тамызырга һәм үсентеләргә сибәргә кирәк. Үсентеләрне бакчага чыгаргач, моны тагын бер кабатларга була. Моның өчен 1 чиләк суга 3 тамчы йод кушалар һәм һәр төпкә 1әр литр сибәләр. Йодлы тукландыру алганнан соң помидорлар тизрәк өлгерә һәм эрерәк үсә. Үсентеләр чирләргә бирешми.


Помидор үсентеләренең аскы яфраклары саргаеп коела башлауның сәбәбе үсентеләр артык зур үскәннән һәм аларга кысан булудан. Бер-берсен кысрыклау сәбәпле, аларга яктылык, туклыклы матдәләр җитми. Азотлы ашламалар белән тукландырып карагыз. 1,5 литр суга бер чәй кашыгы мочевина яки аммиак селитрасы кушып, яфракларына тидермәскә тырышып төпләренә сибәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250