Помидор, татлы борыч, кыяр, баклажан кәлшәләрен ничек дөрес итеп үстерергә?
Гади генә шушы киңәшләрне тотканда, үсентеләр нык һәм сәламәт булып үсәчәк.
Помидор, татлы борыч, кыяр, баклажан кәлшәләрен ничек дөрес итеп үстерергә? Россельхозцентрның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова бакчачылар өчен бик мөһим бу эшләрне аңлатты.
Су сибү. Орлыкларның тишелеп чыгуы өчен бүлмә температурасының +25 градустан ким булмавы кирәк. Ә инде тишелгәч, үсентеләргә һәр көн саен су бөркергә һәм, мөмкинлеккә карап, һава дымландыргычтан (увлажнитель) файдаланырга. Туфракның өске катламы кипшерүгә карап, су сибәргә. Әмма суны кәлшәнең тамырларына түгел, бәлки савытның кырыйларына юнәлтү әйбәт. Үсентеләр тишелгәч, беренче тапкыр аз гына юешләтәбез. Ә инде берәр атнадан соң, һәрбер үсентедә икешәр яки өчәр яфрак пәйда булгач, суга аз гына тукландыргыч матдә өстәп сибәбез.
Тукландыру. Үсентеләрне гадәттә тишелеп чыкканнан соң ун көн узгач тукландыра башлыйлар. Комплекслы яки гади ашламалар белән. Ашламаны сатып алганда, маркировкасына игътибар итәргә кирәк. Ник дигәндә, кечкенә һәм зур үсентеләр өчен төрле ашлама таләп ителә. Үсенте яфракларының төсе үзгәрү, таплар барлыкка килү ашламаны артык күп кертүне яки туфракка дым җитмәүне аңлата. Мондый очракта кәлшәне, тамырларын юып, яңа туфракка утыртып карарга кирәк. Ә инде үсентегә нинди матдә җитмәвен төсенә карап беләбез.
Нинди төстә? Куе яшел төстәге яфраклары һәм шәмәхәрәк төстәге нык сабаклары үсентенең әйбәт тукландырылуы турында сөйли. Помидорның аскы яфраклары саргаеп, коелса, азотлы ашлама кертергә кирәк. Ә инде барлык яфракларының саргаюы азотның кирәгеннән артык булуын аңлата. Үсентенең шәмәхә төскә керүе исә фосфор җитмәүгә бәйле.
Күчереп утырту. Помидор кәлшәсенә яктылык кирәк. Тишелеп чыкканнан соң беренче өч көндә аны тәүлек әйләнәсе, шуннан соң — тәүлегенә 13–15 сәгать чамасы яктыртып тору киңәш ителә. Үсентеле савытларны даими рәвештә яктыга таба борып торырга. Ә инде 2–3 чын яфрагы чыккач, күчереп утыртырга. Озынрак үсеп китсә, тирәнгәрәк утыртырга. Сүз уңаеннан, торф сәдәфләрендәге кәлшәне күчереп утыртасы түгел. Күчереп утыртканнан соң үсентеләрне өч-дүрт көнгә җылырак урынга куясы. Шуннан соң салкынчарак урынга күчереп, даими су сибеп һәм туфрагын йомшартып торасы була. Туфракка күчереп утыртырга ике атна кала, үсентеләрне чыныктыру таләп ителә. Моның өчен аларны +15 градуслы температурада тотарга кирәк.
Яңа сулыш. Кайбер очракларда кәлшәләрнең үсүдән туктавын күзәтергә туры килә. Аларга яңа сулыш өреп җибәрү өчен, сәбәбен ачыклап (суны артык күп сибү яки аз сибү, туфракның начар булуы, үсентенең чирләве), микробиоашлама (Азолен, Мизорин, УниФос) һәм микроашлама («Здоровый урожай» гуматы) кертергә мөмкин.
Ә инде кәлшә артык үсеп китсә, туфракка утыртканчы, үсешен тоткарлау таләп ителә. Моның өчен аны кабат күчереп утыртудан да яхшысы юк.
Гади генә шушы киңәшләрне тотканда, үсентеләр нык һәм сәламәт булып үсәчәк.
Чыганак: vatantat. ru
Фото: photo.tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев