Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Помидор утыртыр чак җитте

10 февральдән соң теплицалар өчен биек булып үсә торган сортлы помидор орлыгы чәчәләр. Орлыкларны башта 5-6 см биеклектәге тартмаларга чәчәләр. Чәчәр алдыннан туфракка кайнар марганцовка эретмәсе сибәләр.

Орлыкны 1 см тирәнлеккә күмәләр, бер-берсе арасында 5 см бушлык калдыралар. Һәр 3-4 көн саен җылы су сибәләр. Үсемлек тишелеп, чыгып, 40 көн үткәч, һәрбер үсентене 10х10 см үлчәмле савытка күчерәләр. Савытны якты, салкынча тәрәзә төбенә куялар. Үсентеләр тигез булсын өчен, аны даими рәвештә әйләндереп торырга кирәк. Әгәр үсенте нык булса, суны артык еш сипмәгез. Февраль бакчачы өчен шактый кызу эш вакыты. Сезонга әзерләнү һәм яшелчә чәчәр вакыт. Шулай ук сакларга куйган яшелчәләрне дә бер кат карап чыгарга һәм черекләреннән араларга кирәк. Орлыклар сатып алыр вакыт.

Орлыкларны уңайлы көннәрдә генә чәчәргә кирәк. Моны ай календареннан карап эшләү хәерле булыр.

Февральдә булачак түтәлләрдә кар тотарга кирәк. Узган ел тамыразыклар үскән урыннарда туфракны кимерүчеләрдән саклар өчен таптап куярга кирәк. Бигрәк тә петрушка, суган үскән түтәлләр янында туфракны тыгызлау мәслихәт.

Кышның соңгы аенда яз көне утыртыласы бәрәңге аеруча игътибар сорый. Әгәр утыртыласы бәрәңгене «борынлатасың» икән, бу популяр тамыразык бик яхшы уңыш бирәчәк.

Тәрәзә төбенә суган утыртырга мөмкин. Салат һәм укроп кебек яшелчәләр исә өегезгә матурлык биреп торыр. Алардан тәрәзә төбендә махсус савытларда матур итеп түтәл ясап куярга мөмкин.
Бу айда орлыкларны тишелүчәнлеккә сынап карасагыз да була. Начар тишелүчеләр булса, өстәмә орлык сатып алырга кирәк. Орлык белән бергә үсентеләр өчен субстрат сатып алырга да онытмагыз. Хәзер кибетләрдә аларның ниндиләре генә юк! Кыяр өчен бер төрлесе булса, томат өчен икенче төрлеләре сатыла.

Орлыкларны махсус әзерләнгән тартмаларга яки азык-төлектән бушаган савытларга, банкаларга яки торфлы банкаларга чәчәргә була. Тәрәзә төбендә тормасалар, үсентеләрне өстәмә яктыртырга, ә тәрәз төбендәгеләренә исә, кояштан саклау өчен, тәрәзә пыяласына экран куярга кирәк.
Фото: donbass

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250